ТАТ РУС ENG

Иттифакъ хакында

Күрең патша хәзрәтен –
Җуйды халык хәсрәтен;
Күргәч фетнә кәсрәтен,
    Киңлек бирде, бәдәвам.

Файдаланыйк киңлектән,
Ваз кичик мин-минлектән;
Көчле-көчсез тиңлектән
    Файда алыйк, бәдәвам.

Тырышыйк, и хас вә гам,
Һәр көн үзгәрә заман;
Җитәр, йокламыйк һаман, –
    Таңнар атты, бәдәвам.

Кызганамын сезләрне,
Ник ачмыйсыз күзләрне?
Киләчәктә бәхетләр
    Көтә безне, бәдәвам.

Итик, дустлар, иттифакъ,
Бетсен, кадалсын нифакъ;
Тәнемез айрым булса да,
    Бер җан булыйк, бәдәвам.

Якты көннәр алдале
Җәһел безне алдалый;
Бүлик без бер алманы
   Биш кисәккә, бәдәвам.

Җыйналып мәҗлес ясыйк,
Бер-беремездән качмыйк;
Наданлыкка юл ачмыйк, –
    Бик күп изде, бәдәвам.

Кайчанга чаклы татар
Ушбу уйкуда ятар;
Бер-берсенә ук атар,
    Иттифакъсыз, бәдәвам.

Ачыйк иттифакъка юл:
Ушбудыр иң тугъры юл;
Сыңар җиңнән ике кул
    Чыгарыйк без, бәдәвам.

Иттифакъ — берләшү.
Кәсрәт — күплек.
Хас вә гам — өстен халык һәм гади халык; биредә: «барыгыз да, барлык халык» мәгънәсендә.
Нифакъ — икейөзлелек.
Алдале — алда әле.
Җәһел — наданлык.
Уйкуда — йокыда.

(«Иттифакъ хакында». «Фикер» газетасының 1905 елгы 25 декабрь (5 нче; санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган, шулай ук «4 нче дәфтәр»гә (1907) кертелгән. Текст шуннан алынган.
Тукайның бу әсәре төрки шигъри ядкяр «Бәдәвам» үлчәмендә язылган. Анда исә һәр дүртьюллыкның дүртенче юлы «Аллаһ, дигел бәдәвам!» («даими рәвештә «Аллаһ» диген!») рәдифе белән («рәдиф» – һәр шигъри юл азагында килә торган бер яки берничә үзгәрмәс сүзләр тезмәсе) тәмамлана.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


İttifaq xaqında>>>  

Комментарий

  1. Рамил | 26.10.2018 18:39

    Яраткан шигырем!

Комментарий язарга


*