ТАТ РУС ENG

Бәет («Бәгъзеләремез бик суфи…»)

Бәгъзеләремез бик суфи,
    Көн дә биш намаз укый;
Бурычка йөз мең алгач,
    Аны кесәгә салгач…

 

(«Бәет («Бегъзелөрмез бик суфи…»)». «Фикер»нең 1906 елгы 21, 24 Һәм 27 (24, 27 нче) саннарында «Биик усал» имзалы «Алай-болай» фельетоны эчендә бирелгән. Беренче мәртәбә Биштомлыкның 1 нче томында (1985) басылган. Текст «Фикер»дән алынган.
«Алай-болай» фельетоны Казанда чыккан «Бәянелхак» газетасы нашире Әхмәтҗан Сәйдәшевкә (1840-1912), аның демократик юнәлешле яшьләрне тыярга тырышып азаплануына каршы язылган. «Бәет»тә исә Сәйдәшевнең, динне яхшылап белмәгән килеш, яшьләргә дин сабаклары биреп маташуы тәнкыйтьләнә. Икеюллыктан алда мондый сүзләр языла: «Гәзитәгә бер аять язгансың, шуны да дөрес яза алмагансың. Синең шикелле ушбу түбәндәге бәйтнең мөсәддикы (бәйтнең дөреслеген раслаучы) булган татарларга халыкны сәләфе салихин тарикына (элекке диндарлар юлына) өндәргә оят дип беләбез».

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


 

Комментарий язарга


*