ТАТ РУС ENG

Гәзитә мөрәттибләренә

Милләтең әфкярени тәртиб идәнләр – сезсеңез;
Чарасыз дәрдә дәва тәркиб идәнләр – сезсеңез.

Сезсеңез, йа, языя, язычыя гайрәт вирән;
Язмая тәшвикъ идән, тәргыйб идәнләр – сезсеңез.

Сезсеңез вар гомреңезне милләтә тәхсыйс идән;
Раһе гафләтдән бези тәхлис идәнләр – сезсеңез.

Кәнде хөснендән хәбәрсез бер гүзәл чуҗык кеби,
Кадреңезне кәндеңез тәнкыйс идәнләр сезсеңез.

Чөн сәфаһәтләр мөрәттиблеккә һич лязим дәгел,—
Шунларый, билмәм нәдән, тасвиб идәнләр – сезсеңез.

Пәк мохалифдер мөбәззирлек мөрәттиб шәэненә;
Намөнасыйб ишләри тәнсиб идәнләр – сезсеңез.

Китсәңез дә билхата бәгъзан лөзүмсез ишләрә,
Соңра холкый биннәдәм тәһзиб идәнләр сезсеңез.

Сезсеңез милләт юлында даимән каим улан,
Нәфсеңезне билкыям тәгъзиб идәнләр – сезсеңез.

Сезгә тәслим әйләмеш милләт бөтен әүракыны;
Анларый энҗү кеби мәнсүр идәнләр – сезсеңез.

Чәкмәңез гамь: безчә, сез мәмдухсеңез, мәкъбүлсеңез;
Иштә шигъри язмая мәҗбүр идәнләр сезсеңез.

*

Бу шигърем, шөбһәсез, кәлмештер афакы хыялымнан;
Сези тәкъдирә мәҗбүрем, дәгел кәнде хыялымнан.

Бу сүз ахыр сүземдер: сагъ улың, дустлар, мөрәттибләр;
Сезә даир бераз яздым — кәләнчә икътидарымнан.

Хәзерге әдәби телдә

Газета хәреф җыючыларына

Сез — милләтнең фикерләрен тәртипкә салучылар;
Сез — дәвасыз авыруларга дару табучылар.

Язуга һәм язучыга көч өстәүчеләр дә — сез;
Язуга кызыктыручы һәм өндәүчеләр дә — сез.

Бар гомерегезне милләт эшенә салучы да — сез;
Наданлык юлыннан безне йолып алучы да — сез.

Үз матурлыгын белмәгән гүзәл бала кебек сез —
Үз кадерегезне үзегез кайчак һич белмисез.

Хәреф җыючыга бозыклык бит һич тә төс түгел,
Ник моны кыласыз? Аны бит өнәми һич күңел.

Акчаны әрәм-шәрәм итү хәреф җыючы эше түгел;
Сез шундый яраксыз эшне дә эшләп куясыз.

Яраксыз эш кылсагыз да кайбер чакта, ялгышып,
Соңра аны төзәтәсез, үкенеп һәм аңышып.

Әлбәттә, сез һәрвакыт милләткә хезмәт куясыз,
Хәрефне дә аягүрә газап чигеп җыясыз.

Милләт сезгә барлык кәгазьләрен тапшырган;
Шулар өстенә сез энҗе кебек сүзләр тезәсез.

Кайгырмагыз: сез мактаулы һәм кирәкле, безнеңчә,
Сез бит бу шигырьне язарга да мәҗбүр итүче. 

*

Бу шигырем, чын ки, иң югары хыялым җимеше;
Булдыралмыйм сезгә мин югары бәя бирмиче.

Соңгы сүзем: сау булың, дуслар, хәреф җыючылар;
Сезнең хакта яздым бераз көчемнән килгән кадәр.

 

(«Гәзитә мөрәттибләренә». «Фикер»нең 1906 елгы 30 апрель, 8, 17 май һәм 3 июнь (16-21) саннарында, һәр санда икешәр бәйтләре имзасы куелмыйча басылган. Беренче мәртәбә Өчтомлыкка (1929) кертелгән. Текст «Фикер» газетасыннан алынган.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


 Gäzitä mörättiblärenä>>>

Комментарий язарга


*