ТАТ РУС ENG

Ифтиракъ соңында

Шигърә чук итдем һәвәс кальбем илә, җанымла бән,
Чөнки итдем ифтиракъ җанымла, җананымла бән.

У гүзәл гыйшкында әшгар сөйләмәкне халисән
Кәндемә мөнис идәндем кальбе гирьянымлә бән.

Улды яр әгъярә яр, һәм улды кальбем тарумар;
Иштә яздым шигъреми күздән акан канымла бән.


Агъладыб китдең бези бер залимә, и залимә!
Әкләнеркән нуры хөснең — нуры мөҗгяныңлә бән.

Дәм-бә-дәм илһам идәр дәрдең бәңа гыйльмелгаруз;
Нә кадәр яздымса — яздым җөмлә илһамыңла бән.

Яр улыб әгъярә сән, әгъдая көлдерден бези;
Мөхтәрикъ улдым да яндым наре һиҗраныңла бән.

Бетде, вәйран улды шимди асеманым һәм зәмин;
Дөньями, гокъбами екъдым яэс вә хирманыңла бән.

Җан якан азарыңа һич кинәсез мәфтүнеңем;
Һәр заман идәм тәләззез аһе әхзаныңла бән.

Намеңи тәхрир идәрсәм, фаш улыр дөньяйа раз;
Шигърә вирдем ихтитам, намеңне китманымла бән.

Хәзерге әдәби телдә

Аерылышу соңында

Бик һәвәсләндем шигырьгә күңелем, җаным белән,
Чөнки аерылыштым мин җаным-җанашым белән.

Ул гүзәлгә чын йөрәгемнән гыйшкымны сөйләүне
Кайгылы күңелем белән юлдашым иткән идем.

Ярым ятларга яр булгач, тар-мар килде бәгырем;
Шуңар инде канлы күз-яшь белән яздым шигырем.

Син, җылатып безне, бер явызга киттең, и явыз!
Гүзәллегеңә сокланып кына яшәгәндә без.

Һәр сулуда шигырь илһам итә сине сөюем,
Күпме язсам да язам тик илһамың белән синең.

Яр булып ятларга, безне дошманнардан көлдердең;
Аерылып миннән, и гүзәл, янган утка дүндердең.

Күгем дә һәм җирем дә вәйран булды, инде бетте,
Җуйдым дөньям, ахирәтем, чөнки син ташлап киттең.

Җан яндыргыч кыйланышыңа бары тик сокланам,
Синең хәсрәтле аһыңнан һәр заман ләззәт алам.

Сер дөньяга фаш була дип, исемең телгә алмадым,
Менә шулай атсыз гына шигырьне тәмамладым.

(«Ифтиракъ соңында». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906
елгы 15 март (3 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Моннан тыш, «3
нче дәфтәр»дә (1907) чыккан. Текст «3 нче дәфтәр»дән алынган.



(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 Iftirak soñında>>>

Комментарий язарга


*