ТАТ РУС ENG

Кичке азан

   1

Кичке азан!
Кичке азан!
Моңнар, уйлар
Килә аннан;
Төшә искә
Иске заман,
Хөлусән мөс-
тәмәгъ азан.
Фи бәдьиһи
Вә бәгъдә азан.
Күңелне тет–
рәтә, кәән–
нәһү тәсби–
хе рәгъд — азан.
Беләмсез ни диер азан:

– Китте Касим*,
Китте Казан,
Бетте татар.
Кырылды хан,
Бохар, Хуканд
Һәм Әстерхан.

   2

Ханнарга и-
реште хизан,
җылый-җылый
Бирделәр җан:
Сөембикә
дә Чыңгыз хан;
Нә дәүләт кал-
ды да, нә шан!
Һич калмады
Шаннан нишан,
Калды дингә
Дошман ишан!

   3

Аһ, ник соң без
Булдык вәйран? —
Бөтен дөнья
Калды хәйран.
Гаҗиб, нидән
Бу ханәман
Кисәктән әй-
ләде тайран?!

   4

Юк шул безләр-
дә берләшмәк;
Юк бергә-бер-
гә гөрләшмәк,
Бер җан, бер тән
Булып, һәр неч-
кә серне бер-
гә серләшмәк.
Үтте бездән
Инде дөнья,
Җан бирәбез
Галәлгомъя.
Дөнья! Актык
Сүзне тыңла:
Бәхил бул без-
дән, и дөнья!

   5

Сау бул, дөнья!
Инде беттек;
Бетәргә сүз-
не беркеттек;
Вактында җир-
не селкеттек,
Инде беттек,
Инде беттек!

*Оригиналда шәһәрнең исеме русчалатып йомшак «к» («кяф») белән бирелә; сүз Касыйм каласы хакында.

Хөлусән мөстәмигъ — ихлас белән тыңланган.
Фи бәдьиһи вә бәгъдә — башлангычында һәм дәвамында.
Кәәннәһү тәсбихе рәгъд (рәгыд) — бер-бер артлы күк күкрәгәндәй.
Хизан — кайгы.
Нишан — билгеле, эз.
Гаҗиб — искитәрлек.
Ханәман — ханәдан, династия.
Әйләде тайран — тузан кебек күккә очты.
Галәлгомъя — күз йомып, сукырлык белән.

(«Кичке азан». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы ноябрь (11 нче) санында, «Фикер»нең шул ук елгы 26 ноябрь (44 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән чыккан. «4 нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Бу басмаларда төп исеме — «Һәм мәнзум, һәм мәнсур» («Шигъри дә, чәчмә дә»), аннан җәя эчендә «Кичке азан» дип куйган. «4 нче дәфтәр»дә (1909) исә «Кичке азан» исеме алга куелган һәм:
Беләмсез, ни диер азан:
Китте Касыйм, Китте Казан.
Бетте татар, Кырылды хан,
Бохар, Хуканд һәм Әстерхан, —
дигән юллары төшереп калдырылган.
«Әлгасрелҗәдид» журналында шигырьдән соң Тукайның аңа аңлатмасы урнаштырылган. Ул түбәндәгечә:
«Русларда вә башка мөтәмәддин (мәдәниятле) милләтләрдә һәр сәтыры (юлы) ике сүздән гыйбарәт, ләкин гаять мәгънәле шигырьләр вардыр. Мин, монда нәмунә (үрнәк) өчен Лермонтовның бер шигырен алып, шул ук мотивка «Кичке азан» сәрләүхәсилә (исеме белән) гаҗизанә (зәгыйфь) бер шигырь яздым.
Вверху одна
Горит звезда,
Мой взор она
Манит всегда;
Она влечет,
И с высоты
Меня зовет
Таков же был
Тот светлый взор,    
Что я любил
Судьбе в укор.
Мук никогда
Он зреть не мог;                                                
Как та звезда                                                    
Он был высок.
Усталых вежд
Я не смыкал,
И без надежд
К нему взывал.

Лермонтов».
Бу — «Звезда» («Вверху одна…») шигыре, әмма кайбер урыннарда яшь Тукай аны күчереп алганда төгәлсезлекләр җибәргән, «ум», «нежный», «далек», «взирал» сүзләре урынына «взор», «светлый», «высок», «взывал» дип куйган. Монысы, мөгаен, әсәрне яттан күчереп язуы аркасында булгандыр.
Һәрхәлдә, искәрмәдә бары тик Лермонтов шигыренең метрикасы турында әйтелә, тәрҗемә (икътибас) ителгән шигырьнең исеме исә билгесез кала. Хәлбуки «Кичке азан» — рус шагыйре И.И.Козловның «Вечерний звон» әсәреннән (1827) ирекле тәрҗемә. Үз нәүбәтендә Козлов шулай ук аны инглиз (дөресрәге, ирландияле) шагыйре Томас Мурның (Тотаз Мооге, 1779-1852) («Шул кичке чаң», 1818) исемле шигыреннән ирекле тәрҗемә иткән, тик оригиналның исемен, Тукай шикелле үк, күрсәтмәгән. Соңыннан (якынча 1830 елда) атаклы композитор А.А.Алябьев Козлов шигырен музыкага сала, һәм ул мәшһүр җыр булып китә.
«Кичке азан»ны Г.Тукай иң элек үзе (бер иптәше белән) «Казан» кунакханәсе залында «рус-мөселман концерты»нда укый. Бу хакта «Фикер»нең 1907 елгы 18 март санында мондый хәбәр басылган: «Г.Тукаев илә Сираҗетдин Билюков әфәнделәр чыгып, Шәрекъ ысулынча тезләнеп, милли кием илә «Кичке азан» шигырене укыдылар…»
«Кичке азан» метрикасы һәм беренче юллары белән «Вечерний звон»га охшаса да, биредә Тукай, башка тәрҗемә-икътибасларындагы шикелле үк, теманы киңәйтә һәм бөтенләй диярлек үзгәртеп җибәрә.»
1913 елда Габдулла Тукай кайчандыр илһамланып язган шигырен инде уңышсыз әсәргә тиңли, аны басылачак әсәрләр җыентыгына кертмәскә катгый карар кыла («Уянгач беренче эшем»).
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий

  1. Рамил | 16.07.2019 22:44

    Безнең кадерле Тукайдан башка алай язучы булмагандыр!

Комментарий язарга


*