ТАТ РУС ENG

*** («Кыямәт якын килде…»)

* * *


Кыямәт якын килде — җир сораучы ярылды;
Галимнәр тәүбә кыйлды, «Аллаһ» дигел, бәдәвам.

Замана ахыры булды — хәятлар мәмат булды;
Көлгәннәр йөзтүбән китте, «Аллаһ» дигел, бәдәвам.

«Фикер»дән көлгән иде — һич сәбәпсез бер «Азад»;
Инде ул китте назад, «Аллаһ» дигел, бәдәвам.

Хәятлар мәмат булды — тереклек, тормыш бетте, тере җаннар үлеккә әйләнде.

(*** («Кыямәт якын килде — жир сораучы ярылды…»). «Уклар» журналының 1906 елгы октябрь санында «Хәсрәт» псевдонимы белән басылган. Берничә мәртәбә Биштомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган.
Журналда шигырь Тукайның «Куркынычлы хәбәр. Кыямәт» атлы сатирик әсәреннән соң басылган. Үлчәме һәм рәдифе (рефрены) мәшһүр «Бәдәвам» китабыннан алынган.
«Азад» — 1906 елда (1 февраль — 30 май) Казанда атнасына өч тапкыр нәшер ителгән иҗтимагый-сәяси юнәлешле газета. Җәмгысы 56 саны чыгып өлгерә. Рәсми нашире һәм мөхәррире — Габдулла Апанаев, гамәлдә исә мөхәррирлекне Галиәсгар Камал башкарган.
«Азат халык» — 1906 елда (4 июнь — 12 сентябрь) Казанда чыккан атналык газета, «Азад»ның фикри дәвамчысы. Г.Камал мөхәррирлегендә барлыгы 15 саны чыгып кала.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


 

Комментарий язарга


*