ТАТ РУС ENG

Мактанышу

(«Бакырган»нан)

Ишан, ишәк өкешер,
Өкешмәктә мәгънә бар;
Ишәк әйтер: «Мин баймын,
Миндә нукта, җөгән бар».

Ишан әйтер: «Үкермә,
Мин синнән дә бай әле:
Минем чалмам астында
Ат урларга җөгән бар.

Син булсаң да нукталы,
Бик мактанма, туктале;
Мин мактаныйм, син тыңла,
Минем сүзне тот әле.

Мине ишан дигәннәр
Һәрберсе синдәй ишәк,
Минем изгелегемгә
Һичберсе китерми шәк.

Айларны мин нукталыйм,
Һич кызганмыйчук талыйм;
Зур корсаклы байларны
Каезламый туктамыйм.

Булсаң син хайван надан,
Синнән бигрәк мин надан;
Ялкаулык та наданлык —
Бүләк безгә Алладан.

Без халыкны алдыйбыз,
Агуны без «бал» дибез;
Корсак тулгач, милләткә:
— Син аш-сусыз кал, — дибез.

Татарларны мин җигәм,
Минем кулымда җөгән;
Ник җикмәскә, татарлар
Җебегән бит, җебегән.

Кикерсәм дә — изгелек,
Какырсам да — изгелек;
Бер сеңгерсәм — мең сәвап,
Күп яшәсен искелек!

Сиңа сүзем шул, ишәк:
Яхшы булыр килешсәк;
Йөзик ялган эчендә,
Син каек бул, мин — ишкәк.

Булчы син миңа мөрит,
Мине аркаңда йөрет;
Ачыйк гамәл кибете,
Игътикяфләргә керик.

Өкешү (өкенешү) — мактанышу.
Шәк — шик.
Игътикяф — уразадан соңгы ун көнне мәчеттә гыйбадәт кылып уздыру.
(«Мактанышу». «Фикер»нең 1906 елгы 19 ноябрь (43 нче) санында «ахыры бар»лыгы искәртелеп, имзасыз басылган. 1914 елгы «Мәҗмугаи асарь»гә кертелгән. Текст газетадан алынган.
Шигырь «Бакырган китабы» вәзенендә язылган. Ул гына түгел, ике дүртьюллыгында «Бакырган»дагы җөмлә төзелеше һәм күп сүзләре кабатлана. Тукайда «оҗмах» — «ишан»; «тәмуг» — «ишәк»; «фиргавен» — «нукта», «җөгән» сүзләре белән алышынган. Мисал итеп, түбәндәге шигырьне китерик:
Оҗмах, тәмуг өкешер (мактанышыр),    
Өкешмәктә (мактанышуда) мәгънә бар;
Тәмуг әйтер: «Мән баймын,
Мәндә фиргавен һаман бар».
Оҗмах әйтер: «Юк сәндә,
Җөмлә (барча) пәйгамбәр мәндә…»
Тукай шигыренең исеме дә, аңлы рәвештә бу өзекнең эчтәлегенә туры китереп, аңа назыйрә (охшату) рәвешендә куелган.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


Комментарий язарга


*