ТАТ РУС ENG

*** («Мәгатыйль кыйлды милләтне…»)

***

Мәгатыйль кыйлды милләтне гаталәт вә кәсаләтдән;
Бу хезмәтчөн азад улды у цензур нам әсарәтдән.

Хәзерге әдәби телдә

***

Азат итте милләтне ул дәртсезлек һәм ялкаулыктан;
Бу эше өчен азат булды цензур исемле коллыктан.

(*** («Мәгатыйль кыйлды милләтне…»). «Фикер»нең 1906 елгы 1 гыйнвар (1 нче санында «Төрле хәбәрләр» бүлегендә имзасыз басылган. Шигырьдән алда: «»Тәрҗеман» гәзитәсе декабрь уртасыннан бирле цензурсыз чыкмая башлады һәм урысча кыйсьмене ташлады. Хәзер «Тәрҗеман»ымыз хәмед улсын».
Текст «Фикер»дөн алынган.

Мәгатыйль кыйлды милләтне… – Бу урында Бакчасарайда (Кырым) И.Гаспринский мөхәррирлегендә нәшер ителгән «Тәрҗеман» газетасы искә алына. 1905 ел ахырына кадәр татар телендә газета-журналлар нәшер ителмәгәнлектән, аны аеруча яратып укыганнар, үзләренә кирәкле мәгълүматны шуннан алганнар. Газета, 1905 елда цензура бетерелгәч, фәкать гомумтөрки телдә басыла башлап, ирекле иҗатка өстенлек бирә. Соңрак Тукай бу газетаны күп тапкырлар тәнкыйть итә.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


*** («Mägatıyl’ qildı
millätne…»)
>>>

Комментарий язарга


*