ТАТ РУС ENG

Мөхәрриргә («Китмәсен кәйфең…»)

Китмәсен кәйфең, мөхәррир! дирсәләр, дәһри сәңа;
Сән гасәл вир анлара, гәр вирсәләр зәһри сәңа.

Бәнчә, сезне җаһиланең сәүмәсе лязим дәгел;
Сәүмәсен, варсын, сираять итмәсен җәһли сәңа.

Чәкмә гамь! Кяфер дисен, динсез дисен, дәһри дисен,
Кәлмәсен илля ки асла Тәңренең каһри сәңа.

Һәр заман хакны сәвәнләр сез кеби мәкъһур улыр,
Күстәрер бер көн кәлер дә милләтең миһри сәңа.

Бел, мөхәррир! җөмлә җаһилләр сезә дошман дорыр;
Белмәли сән: җөмләтән дусттыр голүм әһли сәңа.

Җаһилең дошманлыгыйлә ифтихар итмәк кәрәк;
Анларың һәр сәбләри бер-бер вирер фәхри сәңа.

Җаһилең мәдхи кәрәксә, вар, йөгер, мәсҗедкә вар;
Ул монафикъ, сат гамәл — һичкем димәз дәһри сәңа.

Дугъры сөйлә, дугъры яз — хәүфитмә һичбер кемсәдән,
Сабир ул, чөн дөшмәмешдер эшләрең сәһли сәңа.

Бәхтиярсән дүрт җәридә сахибе улмакла сән, —
Чөн акар һәр дүрт тарафдан мәгърифәт нәһри сәңа.

Канигъ улма бу кадәрлә, ит тәрәкъкый, алга бас;
Насбидәр әбхаре гыйльмең иң дәрин бәхри сәңа.

Хәүфитмә — хәвеф итмә.

Хәзерге әдәби телдә

Мөхәрриргә

Китмәсен кәефең, мөхәррир, денсез дисәләр дә;
Син аларга бал биргәндә сиңа агу бирсәләр дә.

Минемчә, сез наданнарның сөюенә мохтаҗ түгел;
Әйдә, сөймәсен, тик сиңа наданлыгы гына йокмасын.

Чикмә хәсрәт! «Кяфер» дисен, «денсез», «Аллаһсыз» дисен; —
Тик сиңа Тәңренең каһәре генә килмәсен.

Һәр заман хакны сөючеләр сездәй каһәрләнгән булыр;
Килер бер көн: милләтең сиңа шәфкатен күрсәтер.

Бел, мөхәррир! Барлык наданнар сезгә дошман;
Син белергә тиеш: гыйлем ияләре барысы дуслар сиңа.

Наданнарның дошманлыгы белән мактанырга кирәк; —
Аларның һәр сүгүе — синең өчен мактаныч кына.

Наданнар мактасын дисәң, бар, йөгер, мәчеткә бар;
Икейөзле бул, намаз сат — һичкем сиңа денсез димәс.

Дөресне сөйлә, дөресне яз — беркемнән дә курыкма;
Сабыр бул, чөнки сиңа эшнең җиңеле йөкләнмәгән.

Дүрт газета-журнал иясе булуың белән син бәхетле,
Чөнки сиңа һәр дүрт яктан мәгърифәт елгасы ага.

Булганы белән канәгатьләнмә, тәрәкъкый ит, алга бас;
Гыйлем диңгезләренең иң тирәне сиңа кояр.


(«Мөхәрриргә».  «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 август (31) санында, «Фикер»нең 1906 елгы 18 август (31) саннарында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Янә «Борһане тәрәкъкый»ның (М.Исмәгыйлов-Ширванский һәм Н.Гасрый мөхәррирлегендә Әстерханда гомум төрки һәм татар телендә чыккан атналык газета) шул ук елгы 7 сентябрь санында басыла. Бу факт шигырьнең аерым иҗтимагый әһәмияткә ия булуын ассызыклап күрсәтә. Әсәр «4 нче дәфтәр»гә (1907) кертелгән. Текст шуннан алынган.
Шигырь «Бәянелхак» газетасында Камил Мотыйгыйга каршы юнәлешле мәкаләләр бастырылуга, аны «дәһри» дип гаепләүләргә җавап рәвешендә язылган. Демократик мәсләкле журнал һәм газеталар мөхәрриренең эшчәнлеге Уральскидагы мөртәҗигъләрнең (реакционерларның) дә ачуын китерә, алар «Бәянел-хак» тәнкыйтенә фактта теләктәшлек күрсәтәләр, Камил Мотыйгыңның басмаханәсенә зыян салырга ниятлиләр.                                                                       
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


Комментарий язарга


*