ТАТ РУС ENG

Пушкиннән

Синең зәүҗең сән, и яшь кыз, матурны,
Белеп кадрең, тәмең татып ятырмы?

Тагы алты хатын алыр, тагын да
Алыр, — туймас, алыр җан бар чагында.

Була калсаң җиденче, хәл начар, кыз!
Шуңар чаклы йөгер фонтанга, бар, сыз.

Алып чишмә суын түк, сип тә уйна;
Вәли ушбу фикерчекне дә уйла:

«Бу су ничек көмеш төсле агадыр,
Агып барганда чүп-чарны кагадыр;

Агып, күздән югалып, була гаиб,
Гаҗәп, кайда китә соң бу, гаҗаиб?»

Бу су юк булды бит, чыкмый өне дә,
Шулай ук юк булыр яшьлек көне дә.

Югалды, акты-китте, кайтмый бер дә;
Шулай кайтмый гомергә яшь гомер дә.

Күренмәс булды бу су монда бөйлә,
Диген: «Көндәш эчендә мин дә шөйлә

Бетәм, гаиб булам, калмый эзем дә;
Бәхил бул, и кичәм һәм көндезем дә!»

Зәүҗ — ир.
Вәли — шулай да.
Гаиб булу — югалу, юкка чыгу.
Бөйлә — бу рәвештә.
Шөйлә — шулай.

(«Пушкиннән». «Уклар» журналының 1906 елгы август (3) санында Пушкинның исемсез шигыре соңында, «Тәрҗемә вә тәшрих» рубрикасы астында, «Шүрәле» имзасы белән басылган. «3 нче дәфтәр»дә (1907) Пушкинның исемсез назымы һәм Тукайның «Пушкиннан» шигыре «Пушкин ислам хатыннары хакында» рубрикасы астында биредә. Текст шуннан алынган.
Исемсез бу шигырьнең 1824 елда язылуына дикъкать итсәк, шул ук елда язылган «Фонтану Бахчисарайского дворца» шигыренә рухы һәм өлешчә эчтәлеге җәһәтенчә якын булуын күрәбез, ягъни ул Кырым сәяхәтенең бер иҗади җимеше итеп каралырга хаклы.
Түбәндә Пушкин шигыре китерелә:
«Пока супруг тебя, красавицу младую,
Между шести других еще не заключил,
Ходи к фонтану близ могил
И черпай воду ключевую,
И думай, милая моя:
Как невозвратная струя
Блестит, бежит и исчезает —
Так жизнь и юность убегает,
В гареме так исчезну я».
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


 

Комментарий язарга


*