ТАТ РУС ENG

Пыяла баш

Карагыз сез безем хәзрәт миенә,
Миендә мәгърифәт дәрде биимә?

Ачык яздык миен — мисле пыяла,
Әдәп әһле карарга да ояла.

Бөтенләй мөртәсәм фикре миендә:
Ялангач кыз, бәлеш, тәңкә, тиен дә.

Белү юк башканы, бар белгәне шул:
Бөтен зиһне ашап-эчмәклә мәшгуль.

Синең ул нишләсен соң милләтеңни?
Катында милләтең ни, һиммәтең ни?

Абыстайларга җитсә төндә кувәт —
Менә гайрәт! Менә һиммәт! Фөтүввәт!

Мисле пыяла — пыяла кебек.
Әдәп әһле — әдәпле кешеләр.
Мөртәсәм — рәсемләнгән.
Һиммәт — булдыклылык, яхшылык.
Фөтүввәт — егетлек.

(«Пыяла баш». «Уклар» журналының 1906 елгы сентябрь санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Академик басманың 1 нче томында (1943) урын алган. Текст «Уклар»дан алынган.
Журналда төп текст алдыннан адәм башы ясалган һәм рәсем астында русча болай язылган: «Квартиранты в черепе некоего «благомыслящего» татарина. Больше «Стрелы» («Уклар» журналы) при исследовании пока никаких предметов не могли найти, но… все-таки открыли там еще и изрядное пустое пространство…»
Шигырьнең ике бәйте (бер сүзе үзгәртелеп) 1906 елгы, 24 сентябрь санында чыккан «Фикер» газетасы битләрендә дә бирелә:
Карагыз сез безем хәзрәт миенә,
Миендә мәгърифәт дәрде бииме?..
Бөтенләй мөртәсәм фикре миендә:
Кымыз, шурпа, бәлеш, тәңкә, тиен дә.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


 

Комментарий язарга


*