ТАТ РУС ENG

*** («Рөшеде вар…») 

***

Рөшеде вар, кауле гүзәл, наме Рәшид;
Җөмлә бу иршад илә улсын рәшид!

Шатлык илә итәлийез өлфәт илә “Өлфәт”и:
— Тәрк идәлем иддигани һәм тәкәллеф-көлфәти!

Хәзерге әдәби телдә

***

Зиһене бар, сүзе гүзәл, исеме Рәшит,
Шундый җитәкчене һәркемгә җитәкче ит!

Бик куанып, «Өлфәт» белән без дусларча сүз ачыйк;
— Дошманлык, тәкәллеф ише кимчелекләрне ташлыйк!

Рәшид — туры юлдагы, турылыклы, кыю, зирәк (кеше).

(*** («Рөшде вар, кауле гүзәл, наме — Рәшид…»). «Фикер»нең 1906 елгы 1 гыйнвар (1 нче) санында «Төрле хәбәрләр» бүлегендә имзасыз басылган. Текст шуннан алынган.
Шигырьдән алда: «Декабрьнең 22 көнендә Петербургта фазыйль Рәшид әфәнденең «Өлфәт» намендә улан гәзитәсенең икенче номеры чыкты. Мөндәри-Җаты гүзәл вә фасих лисан үзрә язылмыштыр», — дигән сүзләр бар.

Нам – исем.
Мөндәриҗат – эчтәлек.
Лисан үзрә – матур тел белән.

Г.Тукай, 1905-1907 елгы инкыйлаб нәтиҗәсендә яуланган азмы-күпме иркенчелекләрдән файдаланып, татар телендә чыга башлаган һәр газета һәм журналны шатланып каршы ала, аларга тәбрик-теләк шигырьләре, одалар яза. Әлеге дүртьюллык та — шушы типтагы одаларның берсе. «Өлфәт»нең үз мәсләген «Шәкерт вә фәкыйрьләр тарафчысы, хакыйкый исламият хадиме, социалистический, милли һәфтәлек гәзитә» дип игълан итүе, «цензурсыз» да булуы яшь шагыйрьгә һичшиксез уңай тәэсир иткән.
«Өлфәт» – («Нур», «Казан мөхбире», «Фикер»дән соң) 1905 елның 11 декабреннән 1907 елның 9 июненә кадәр Петербургта татар телендә чыккан дүртенче газета. Редакторы һәм нашире — Габдрәшид Ибраһимов.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


*** («Röşede war…»)
>>>

Комментарий язарга


*