ТАТ РУС ENG

*** («Сәгадәт юк…») 

* * *

Сәгадәт юк, фәкать наме сәгадәт, —
Көфуне вирмәмәк безләрдә гадәт.
Көфу улмазса яр, әлбәт, һәлакәт;
Кәфаәт шарт, кәфаәт шарт, кәфаәт.

Тәзәүвеҗдә ирер мәргуб тигезлек;
Каралыр ит базарында симезлек.
Тотың мәгъзүр бәни, атам: бән алмам, —
Нәмә лязим алу кыз мисле ям-ям.

Туганнан бирле йөрмеш ирдем уйлап,
Үземдәй кыз илән ятам дип уйнап;
Аның мәдхендә дирсез: эшкә оста!
Улырмы яр бәңа оста урыс та.

Хәзерге әдәби телдә

* * *

Бәхет юк, аның тик исеме генә бар, —
Тигез-тиңлеккә юл куймау бездә гадәт.
Ярың тиң-пар булмаса, әлбәттә, һәлакәт,
Пар булу шарт, пар булу шарт, пар булу.

Өйләнештә иң кирәге — тигезлек;
Каралыр ит базарында симезлек.
Кичерегез мине, атам: мин алмыйм, —
Кыз кыяфәтле аждаһа ник кирәк?

Йөргән идем туганнан бирле уйлап,
Үземдәй кыз белән ятам дип, уйнап;
Аны мактап дисез: «Ул эшкә оста!»
Яр булырмы миңа оста урыс та?

(***(“Сәгадәт юк, фәкать наме сәгадәт…”). «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 март (3 нче) санында имзасыз басылган. Шигырьнең алдына «Бер затә көфү улмаян Сәгадәтбану исемле бер кызы тәклиф итдекләрендә бу шигъре сөйләнештер» («Сәгадәт исемле бер кызны үзенә тиң булмаган кешегә димләгәндә, кыз бу шигырьне сөйләгән») дигән аңлатма бирелгән. Текст «Әлгасрелҗәдид» журналыннан алынды. Әсәр беренче тапкыр Өчтомлыкның (1 нче том) «Тукайга нисбәт ителгән шигырьләр» бабында урын ала.
Тукайның сабакташ дусты Ярулла Моради истәлекләрендә түбәндәге сүзләр бар: «…мин пәдәрләремезнең (әтиләребезнең) миңа үзем эстәмәгән (теләмәгән) бер кызны алырга тәклиф (катгый тәкъдим) итүләрен сөйләгән идем, Тукай иптәш, бакчаның капусыннан (капкасыннан) кереп барган арада гына: «Тукта әле, мин аның хакында бер шигырь әйтим әле», — дип:
Сәгадәт юк, фәкать наме сәгадәт,
Көфуне вирмәмәк безләрдә гадәт, —
дийә матур гына көйләп тә җибәрде»
(Тукаев Уральскида. Әстерхан, 1913).

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).    


 *** («Sägadät yuk…»)>>>

Комментарий язарга


*