ТАТ РУС ENG

Шагыйрь вә Һатиф

Һатиф:

Нәдер шагыйрь, кәчәр һәр анлари налишле әзманең? —
Дулу сәбгы сәмавәт һәп синең атәшле әхзанең.
Зәминә сыгъмады дәрдең ки, итдең күкләрә әгъля;
Нәдер бу бидәва хәсрәт, нәдәндер бөйлә истигъля?

Шагыйрь:

Заманың инкыйлабатыйна бән һәр дәмдә калканым;
Бәхак бән нар сачар әтрафә бер атәшле вулканым.
Чәкәм дине мөбиннең бән тәдәннисенә аһ-ваһлар,
Идәм бән башка милләтең тәрәкъкыйсенә ваһ-ваһлар.

Һатиф:

Насыл итсен тәдәнни дин, — бу дин илә җиһан мәмлү;
Бу ислам хак дорыр, — әлбәттә, хаклык бигөман ягълү.

Шагыйрь:

Морадымдыр димәкдин «дин» — бу динең җөмлә әрбабы;
Капалдыкча әһали — капланыр диннең дә һәр бабы.
Гыйбарәт итделәр динне тәшәйех: башны бөкмәкдән
Вә көффарә тәнәззелдән, тәзәллел яшьне түкмәкдән.

Һатиф:

Сәңа лязимме агъламак, — у динне башчылар баксын;
Тарикы мөстәкыйм шәмгын аңа юлбашчылар яксын.

Шагыйрь:

Әвәт шөйлә, әвәт шөйлә! Фәкать чук ачыер җаным;
Җәхиме дөньяда булдырды инсафымла вөҗданым.

Һатиф:

Йитәр, шагыйрь, бу фөрьядыңла инҗетмә мәлаикне:
Ки һәркем билмәли кәнди нәдер шәэненә ляикъне.

Хәзерге әдәби телдә

Шагыйрь һәм Һатиф

Һатиф:

Ник, шагыйрь, һәр сулышыңны ыңгырашып аласың син?
Җиде кат күкләргә кадәр утлы аһыңны атасың син.
Җиргә сыймадымыни хәсрәтең — күкләргә үк ашты;
Нидән бу дәвасыз кайгы, нидән бу күкләргә ашу?

Шагыйрь:

Заманның үзгәрешләренә мин һаман да калканмын;
Чын-чыннан мин тирә-якка утлар чәчәр бер вулканмын.
Түбәнлеккә төшүенә туры диннең аһ-ваһ итәм,
Башка милләтнең алга китүенә мин ах-ух итәм.

Һатиф:

Ничек инде түбәнәйсен — бу дин белән дөнья тулы;
Ислам бит хак дин, ә хаклык, һичшиксез, гел өстен булыр.

Шагыйрь:

«Дин» дигәндә, шул юлдагыларның барын күздә тотам;
Алар бетсә, диннең барлык ишекләре ябылып бетә.
Динне бит гыйбарәт диделәр ишаннар: баш бөгүдән,
Кяферләр алдында кимсенеп, хурланып яшь түгүдән.

Һатиф:

Сиңа җылау тиешме, — ул динне муллалар кайгыртсын;
Туры юл күрсәтүче шәмен юлбашчылар кабызсын.

Шагыйрь:

Әйе, шулай, әйе, шулай! Әмма җаным бик тә ачына;
Инсафым һәм вөҗданым дөньяны тәмуг ясый миңа.

Һатиф:

Җитәр, шагыйрь, аһ-зар белән фәрештәләрне рәнҗетмә:
Үзенә нәрсә лаек икәнен һәркем үзе белә.

Һатиф — күктән иңгән тавыш, яшерен тавыш.

(«Шагыйрь вә Һатиф». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 март (3 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр Икетомлыкның 1 нче томында (1943) бирелгән. Текст «Әлгасрелҗәдид»тән алынды.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


Şagıyr vä Hatif>>> 

Комментарий язарга


*