ТАТ РУС ENG

Шәкерт, яхуд бер тәсадеф

Урамларда гизәр көн бән бәнагяһ
Тәвәкъкыф әйләдем һәм улдым агяһ.
Күрәм бер талиби: тәхсыйлә варыр,
Утырыб хәл җыяр да тагы арыр.

Тишек пима, тишек бишмәт илән ул
Буранлы көндә тотмыш мәктәбә юл.
Суыкның зәмһәрире, зәһре кискен, —
Тагы туктар, тагы атлар у мескин.

Ярым җисме ачылмыш — ялтырыйдыр,
Үзе туңган вә дер-дер калтырыйдыр.
Яба җиләнене, җилдән качадыр, —
Ничә япса да, җил аны ачадыр.

Аны күрәнчә бөйлә хале гъөрьбәт,
Вөҗүдем кайнады, ирешде көрбәт.
У мескини беләнчә кальбе мәҗрух,
Могаззәб улды вөҗдан, ачыды рух.

Күзем дикдем, аңа сөйләдем әшгар,
Бу юл илә һәм ихлас итдем ишгар.
Дидем: и йир йөзендәге фәрештә,
Өмидсең сән бу милләткә һәр эштә.

Оялма бу киемнең тишегендин,
Катаңның катканындин, кыйшыгындин.
Очыб төш дә сәбавәт бишегендин,
Ябыш — айрылма мәктәп ишегендин.

Сәнең фәкърең — дорыр фәхрең, онытма;
Моның дик юк фаразла кайгы йотма.
Сәнең бу вардыгың юл – раһе әслаф;
Бу юл илә йитешмеш җөмлә әшраф.

Бу галәм, бел – фәкыйрьлек галәмедер,
Мөвәкъкать бер хәкыйрьлек галәмедер.
Ниһаятьсез сәгадәттер мәали;
Соңы — рифгать, тәрәкъкыйдер мөгали.

Бу галәмдин әдибләр калкымышдыр,
Тәмам дөнья йа ай тик балкымышдыр.
Сәнең дә йөксәлер бер көн мәкамең, —
Язылыр, ихтимал, алтынлә намың.

Атаңыз, анаңызның шатлыгы сез,
Ике дөньяда йөзләр аклыгы сез.
Каму мөслимләрең уртаклыгы сез,
Безем дине мотаһһар пакьлеге сез.

Голүм әкъфаленең сез ачкычысыз,
Тәрәкъкый күкләренең баскычысыз.
Мәгариф бакчасында әйлә тайран,
Ризык чөн янмасын кальбеңдә ниран.

Үзеңне әгъниядән ярлы күрмә;
Ки пәйдәрпәй бәлешләргә йөгермә.
Каралтма кальбеңи, ашаб кикермә, —
Игендәге чикерткәдәй сикермә.

Бәлеш илә гыйлем бергә җыелмас,
Хирыслы адәм үлгәнчә тыелмас.
Сереңне бирмә, яшер карның ачын;
Ләимдин интизар итмә мәгашың.

Үл ачлыкдин! — тәгам көтмә ләимдин;
Өмид ит ризкыңый Рәхман Рахимдин.
Хәрыйслык гаять әсфәлдер, сәфилдер;
Шәкертләр ризкына Тәңре кәфилдер.

Бу сүзгә итмәсен кальбең тәзәлзел,
Ләимә әйләмә, зинһар, тәнәззел.
Вә бәгъдә айрылыб китдем, тәәссеф!
Тәәссеф, йөз тәәссеф, бең тәәссеф!

У бер якны тотубән, бән дә — бер як;
Куеб китдем аның вәҗгына тирьяк.

Хәзерге әдәби телдә

Шәкерт, яки бер очрашу

Урамнарда гизгәндә мин кинәт
Туктадым һәм искәрдем;
Күрәм бер шәкертне: укырга барыр;
Утырып хәл җыя да тагын китәр.

Тишек пима, тишек бишмәт белән ул
Буранлы көндә тоткан мәктәпкә юл.
Суыкның катылыгы, зәһәре кискен,—
Тагын туктый, тагын атлый ул мескен.

Гәүдәсе яртылаш ачылган — ялтырыйдыр;
Үзе туңган һәм дер-дер калтырыйдыр.
Җиләнен яба, җилдән качадыр, —
Күпме япса да, җил аны ачадыр.

Аны мондый кызганыч хәлдә күреп,
Үзәгем өзелде, кайгы басты.
Ул мескеннең күңеле яралы икәнен белгәч,
Вөҗдан газапланды, җан ачыды.

Күзем текәп, аңа шигырьләр сөйләдем, —
Шушы юл белән ихласымны белдердем.
Дидем: и җир йөзендәге фәрештә,
Син бу милләтнең өмете һәр эштә.

Оялма бу киемнең тишек булуыннан,
Катаңның каткан һәм кыйшык булуыннан.
Очып төш тә балалык бишегеннән,
Ябыш — аерылма мәктәп ишегеннән.

Синең ярлылыгың — синең мактанычың, онытма;
Һәм мондый юк-бар уйлар белән кайгы йотма.
Синең бу барган юлың — галимнәр юлы;
Бу юл белән барлык олы кешеләр җитешкән.

Бу дөнья, бел, – ярлылык дөньясыдыр,
Вакытлы бер хурлык дөньясыдыр.
Максаты — иксез-чиксез бәхет;
Соңы — үсү, бөеклеккә күтәрелү.

Бу дөньядан язучылар күтәрелгәннәр, —
Дөньяга нәкъ ай кебек балкыганнар.
Көне килер: синең дә урының бөек булыр;
Ихтимал, исемең алтын белән язылыр.

Атагыз, анагызның шатлыгы сез,
Ике дөньяда йөз аклыгы сез.
Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез,
Безнең саф динебезнең пакьлеге сез.

Гыйлем йозагының ачкычы сез,
Тәрәккый күкләренең баскычы сез,
Мәгариф бакчасында очып йөр,
Ашау-эчү өчен күңлең борчылмасын.

Үзеңне «байлардан ярлы» дип санама;
Тыр-тыр итеп бәлешләргә йөгермә.
Күңелеңне каралтма, ашап кикермә, —
Игендәге чикерткәдәй сикермә.

Бәлеш белән гыйлем бергә җыелмас,
Комсыз кеше үлгәнче тыелмас.
Сереңне бирмә, карының ач булуын яшер;
Яшәү өчен сараннан ярдәм көтмә.

Ачлыктан үл! — сараннан азык көтмә.
Азыгыңны Алладан өмет ит.
Комсызлык түбән, бик түбән сыйфат ул;
Шәкертләр азыгын тәңре үзе бирер ул.

Бу сүзгә күңелең тетрәмәсен;
Зинһар, саран алдында түбәнчелек күрсәтмә.
Шуннан соң аерылып киттем, үкенеч!
Үкенеч, йөз үкенеч, мең үкенеч!

Ул бер якка юл тотты, мин — икенче якка;
Аның авыруына дару куеп киттем.

(«Шәкерд, яхуд бер тәсадеф». «Фикер» газетасының 1906 елгы 22 гыйнвар (3 нче) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган. «4 нче дәфтәр»дә (1907) алтынчы строфадагы «пимаңның» сүзе «катаңның»га алыштырылган.
Текст «4 нче дәфтәр»дән алынган.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


 Şäkert, yaxud ber Täsädef 
>>>

Комментарий язарга


*