ТАТ РУС ENG

Сорыкортларга

Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!

Вә һәрберсе — губернатор, кикерәләр дөбер-шатыр;
Тамак туйгач төкер-какыр, — бөтен эч май гына, май-май!

Чыгып искене бушатыр, бушаткач сузылып ятыр;
Көнен сартир, төнен сартир — менә һиммәтләре, ай-һай!

Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен;
Авызлары ачык бик киң, ниең бар: «Дай сюда, дай-дай!»

Ашар безне дә бу корсак, басар тиз, без болай торсак;
Әйа корсак, вәйа корсак, җиһанны капладың, вай-вай!

Боларның һәрбере Каф яки Кавказ таулары микъдар;
Болар ни йотмаган инде, беләмсең, Миңлебай* бабай!

Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак;
Тотып ярсак боларны без заман үткәрми, картаймай.

Ярыйк, дустлар, ярыйк дим, чөнки безнең бәхтебез шунда;
Шулар йоткан безем икъбалемезне бер дә кызганмай.

Җитәр инде, җитәр инде, давайте сызганыйк җиңне;
Салып ташлыйк киемне: һич өмид юк җиңне сызганмам.

Һөҗүм кирәк ишаннарга — сорыкорт, гөмбә башларга;
Бетер! Сындыр, кырып ташла, мәгальурра вә билбанзай.

Пәйгамбәрдән калан дин урнына килгән чегәннәрдән
Үзенә башка бер дин, кайдадыр исламымыз, һай-һай!

Эзе дә калмаган диннең, басып киткән мәҗүсиләр;
Моны сизгән мөселманга чыдау мөмкинме җан җанмай?

Ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин;
Боларның мәсләге — безне талау бит, бер дә коткармай.

Яза күрмә, җитәр артык, Тукаев, вастырок бар бит;
Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай.

Язам, юк, туктамыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмай;
Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмай.

Чебен җанымны чын юлда бирәм бең кәррә, кызганмыйм,
Минем чөн мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай.

Бу мәзһәб — бер зәһәб мәзһәб: фәляхи эстәсәң, фәзһәб**;
Моның саликләре, үлгәнче, ялганнарга алданмай.

*Тарихи вә милли татар исемедер (Г.Тукай искәрмәсе).
**Бу юл — алтын юл; котылуны теләсәң, шул юл белән бар.
Мигальурра вә билбанзай — «ура», «банзай» дип кычкырып («Банзай» сүзе японнарда бездәге «ура» диясе урында әйтелә).
Икъбаль — якты киләчәк.
Калан — калган.
Мисле хәнҗәр — хәнҗәр кебек.
Мәсләк — тоткан юл.
Вастырок (острог) — төрмә.
Бең кәррә — мең тапкыр.
Салик — тарафдар.

(«Сорыкортларга». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 20 июль «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст «Әлгасрелҗәдид»тән алынган.
Каф… таулары — мөселман космологиясендә җирне уратып алган сырты; ул «ачыкланган»ны «ачыкланмаган»нан аерып тора. Мифларга караганда Каф тавында сәмруг кошы яшәгән.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


Комментарий язарга


*