ТАТ РУС ENG

«Уклар»

   
Бик үткен журнал тарала:
Исме ничек? «Уклар»мы?
Иске-москы муллаларны
Һич кызганмый чукмарлый.

Аталар да ваталар,
Кирәк җирне күзлиләр;
Аткач, атылмышка чаклы
Ук бармыйча туктармы?

Хәзрәтләр, хәддин узмагыз!
Онытмагыз «Уклар»ны.
Шаярсаң күрсәтер «Уклар»
Яңак төптән утларны.

 

(«Уклар». «Уклар»ның 1906 елгы ноябрь (6 нчы) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Өчтомлыкның 1 нче томына урнаштырылган. Текст «Уклар»дан алынган.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*