ТАТ РУС ENG

Яз галәмәтләре («Язлар җитте…»)

Язлар җитте, карлар эри башладылар,
Толыплылар толыпларын ташладылар;
Киемсезләр иркен йөри башладылар,
Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.

Ката, чана табаннары ял итәләр,
Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китәләр.
Трантаслар, велосипед, кареталар
Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди.

Каткан, туңган агачларны хәзер кара:
Һәрбересе яшәрешеп яфрак яра;
Бу урманнар бакча булыр бара-бара,
Һәр агачта сандугачлар сайрар имди.

Җиде кат боз астындин чыгар бака,
Баткакларга, балчыкларга бата-бата;
Куе камыш арасындин бака-бака:
«Бака-кака, бака-кака»,— диер имди.

Шул бакалар ярга чыгып бакылдаша,
Берсен берсе аңлашмыйча такылдаша;
Әллә нәрсә киңәшәләр, акыллаша:
Ахры, мантыйк укыганнар бунлар имди.

Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә,
Сәхраларда йомшак сәба җиле исә;
Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә,
Үткән гомер бер-бер искә төшә имди.

Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,
Һаваларда кошлар оча болыт-болыт;
И ходаем, фазлың берлә көнне җылыт,
Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди!

Бака-бака — (бага-бага) карый-карый.
Мантыйк — формаль логика.
Сәба җиле — таң җиле.
Гамькин — кайгылы.
Фазлың берлә — рәхмәтең белән.

(«Яз галәмәтләре». «Фикер»нең 1906 елгы 12 март (10 нчы) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган. «4 нче дәфтәр»дә (1907) икенче строфаның икенче юлындагы «пима» сүзе «ката»га үзгәртелгән.
Текст «4 нче дәфтәр»дән (1907) алынган.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


Yaz ğalämätläre («Yazlar citte…»)>>>

Комментарий язарга


*