ТАТ РУС ENG

Алтынга каршы

       
И Тәгалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал,
Яндыручы бу мөкаддәс җирне — бу ялкынны ал!

Куш мәләкләргә: җиһаныңны тазартсыннар иде,
Барча алтынны, җыеп, дүзәхкә атсыннар иде.

Сап-сары шәйтаннар анлар шунда янсыннар иде,
Җөмлә гасыйлар үчен шунлардан алсыннар иде.

Бу җиһан Иблис вә шәйтаннар белән калыр тыныч,
Бетсен иде шул сары йөз, — шундадыр зур куркыныч.

Бу халыкны шул бозадыр, шул котырта, аздыра;
Ялтырап, күзләрне чагып, тугъры юлдан яздыра.

Мин тәмам гиздем җиһанны — кайда, кайда йөрмәдем,
Тик шул алтыннан — бәла, шәйтан-фәлән һич күрмәдем.

Һәр тараф, һәр җирдә халкың — шул металлның бәндәсе;
Күрмиләр хакны, чөн алтын һәр хәкыйкать пәрдәсе.

Бу халыкча: зөһед, тәкъва, тугьрылык та, дин дә шул!
Хәзрәти Коръән, Зәбур, Тәүрат та шул, Инҗил дә шул!

Мәләк — фәрештә.
Дүзәх — тәмуг, җәһәннәм.
Җөмлә гасыйлар — барлык гөнаһлы кешеләр.
Чөн — чөнки.
Зөһед — суфилык.
Тәкъва — яхшылык.
(«Алтынга каршы». «3 нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Текст шуннан алынган.
Зәбур — Даут пәйгамбәргә иңдерелгән китап.
Тәүрат — Муса пәйгамбәргә иңдерелгән китап.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


Комментарий язарга


*