ТАТ РУС ENG

Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре

Әллә-бәлли итәр бу,
Бохарага китәр бу;
Бохарадан кайткачтан,
Мулла булып җитәр бу.

Яшел чапан кияр бу,
Ап-ак чалма чорнар бу;
Остабикә кирәк дип,
Бер бай кызын сорар бу.

Сүз дәйтмичә бирерләр;
Кодачалар килерләр:
«Күп яшәсен яшь мулла,
Остабикә!» — диерләр.

Собраньягә барыр бу,
Указ сорап алыр бу;
Шулай итеп, бу җиргә
Хәзрәт булып калыр бу.

Рәхәт гомер сөрер бу,
Сый-хөрмәтләр күрер бу;
Алла боерса, өй саен
Бәлеш ашап йөрер бу.

Иршатнамә алыр бу;
Зәңгәр йортлар салыр бу;
Мин үлгәчтән, догачы
Булып кына калыр бу.

Гыйззәтем бу, кадрем бу,
Минем йөрәк бәгърем бу;
Куанычым, шатлыгым —
Бу, бу минем бу, бу, бу.

Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.

Сары майдай эр, җаным,
И күңлемнең сайкалы;
Бакчы, күрче: бишеккә
Әкрен генә ай карый.

Мулла әнкәсе булгач
Утырырмын түрдә дә;
Дөньяда да күп файда,
Рәхәт күреп гүрдә дә.


 
Дәйтмичә – дә әйтмичә.
Иршатнамә — таныклык.
Гыйззәтем — кадерлем, хөрмәтлем.
Сайкал — яктыртучы.

(«Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре». «3 нче дәфтәр»дә (1907; 1909) басылган, шул ук елда «Борһане тәрәкъкый» газетасы сәхифәләрендә урнаштырылган.
Бохарага китәр бу… — Бохара мәдрәсәләренең берсенә барып укуга ишарә.
Собраньяга барыр бу, Указ сорап алыр бу… — Урта Русия һәм Сибирия (Себер) мөселманнарының Мәхкәмәи Шәргыясе, соңыннан Диния нәзарәте дип аталган төп оешмасы. Екатерина II указы нигезендә 1788 елда Уфада ачылган.
Имам-хатыйблыкка кандидатлар Мәхкәмәи Шәргыягә барып махсус имтихан тапшыра торган булганнар, аннан соң муллалыкка указ (мәншүр) алып, мәхәллә имамы вазыйфасын башкарганнар.
Текст «3 нче дәфтәр»дән (1909) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*