ТАТ РУС ENG

Бер манигы тәрәкъкыйгә

Батарсың дим — йөгермә Нилгә каршы;
Кире кайтыр — төкермә җилгә каршы.

Батыр дип мактамаслар — чикмә зәхмәт;
Көчек! Зинһар, дим, өрмә филгә каршы.

Кире төште угы башына, Нәмруд
Атып баккан иде Җибрилгә каршы.

Яһүдләр булды мәгъзуб та кыямәт,
Карышып, күз йомып Инҗилгә каршы.

Хәзәр! «Әхҗаре мин сиҗҗил» дә вардыр
Ходадан — вәсвәсә, тазлилгә каршы*.

Тәнакыз юк мисальдә, и мохатәб**,
Ачулансаң да, чү! — тәмсилгә каршы.

«Тәгали ит», — дисәм сезгә — әрәм сүз!
Сәмалар кинәле хинзиргә каршы***.

Сине дәртләндерер гармунлы җыр бу:
Биерсең, бәлки, бу кадрильгә каршы.

*Саклан! «Тәмуг утында кыздырылган ташлар» да бар
Ходадан — котырту, аздыруга каршы.
**Әлбәттә, бу чагыштырудан каршылык юк, и тыңлаучы.
***Күкләр дуңгызга каршы ачулы.
Манигы  тәрәкъкыйгә — прогресска каршы торучыга.
Тәгали итү — югары күтәрелү.
(«Бер манигы тәрәкъкыйгә». «Әлислах» газетасының 1907 елгы 5 ноябрь (5 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән чыккан. «4 нче дәфтәр»дә (1907; 1909) басылган. Соңгысында шигырьгә:
Яһүдләр булды мәгъзуб та кыямәт,
Карышып, күз йомып Инҗилгә каршы, — дигән ике юл өстәлгән.
Текст «4 нче дәфтәр»дән (1907) алынган.
Кире төште угы башына, Нәмруд... — мөселман легендар традициясенә караганда, Алла белән көндәшлек итү ниятендә булган мөстәбид (тиран) Нәмруд, Бабил (Вавилон) манарасын күккә кадәр төзи алмагач, дүрт бөркет тоткан сандык эченә кереп, югарыга оча һәм күккә таба ук ата. Җәбраил (Җибрил) фәрештә исә бөтен атылган укларны кире аның өстенә төшерә.
Яһүдләр булды мәгъзуб та кыямәт — борынгы яһүдләрнең Муса пәйгамбәрне тыңламыйча, аның сүзенә күнмичә, Инҗил китабын кире кагулары, шул рәвешчә, Аллаһның каты ачуына мәңге дучар булуларына ишарә ясала.
Әхҗаре мин сиҗҗил (дөресрәге, Хиҗәрәтәм мин сиҗҗил) — бу гыйбарә Коръәннең кимендә өч сүрәсендә («Һуд», 82 нче аять; «Хиҗер», 74 нче аять; «Фил», 4 нче аять) бар. Тәфсирчеләр аны «җәһәннәм утында кыздырылган ташлар» дип аңлаталар.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


 

Комментарий язарга


*