ТАТ РУС ENG

Безне урынсыз яманлыйлар

Сәдакать бездә юкмыш; булмаса, ялганымыз бардыр;
Нифакъ выставкасында күп медаль алганымыз бардыр.

Нәзафәткә ригайәт юк имеш бездә, — нә бөһтандыр!
Аның чөн йорт саен безнең берәр комганымыз бардыр.

Тагын бездә гыйлем әһле — зыялылар да юк, диләр;
Утыз еллап Бохар, Каргалыда торганымыз бардыр.

Татарда акча юк, байлык та юк дип, юкны сөйлиләр;
Урам тулы, кулын җәеп, бурыч сорганымыз бардыр.

Санагатъ юк, һөнәр юк дип яманлыйлар урынсызга;
Яһүдидән җиңел мал тапкучы ишанымыз бардыр.

Закон белгән юрист юк бездә дип уйлау хата хәтта,
Печән, шалкан базарында закон сатканымыз бардыр.

Табиблек фәне юк дип тә яманлыйлар, ди, дошманнар;
Мәризъләрне ясин берлән сугып екканымыз бардыр.

Мөһәндис барлыгын мөнкир «Көфер почмагы»на барсын;
Күрер шунда: буен-иңен белеп калганымыз бардыр.

Инанмаңыз берәү юктыр диерсә бездә шагыйрьләр;
«Таһир»дән, «Бүз егет»тән, шөбһәсез, узганымыз бардыр.

Уңай тормыш болай да, һич имибез баш яңалыкка;
Котырсыннар бозык яшьләр, алар: чалбарлары тардыр.

Хәрам уен-фәләннәрдән зарар тимәс, Ходай кушса:
«Һидая шәрхе» намендә чуен калканымыз бардыр.

Алар алдарлар алдансаң, җәсүр мөфти дә юк, дирләр;
Мәһабәтле, озын  буйлы Мөхәммәдъярымыз бардыр.

Художниклар вә рәссамнәр дә бардыр, юк диялмаслар,
Мәдинә, Мәккә дип, төрле буяу сатканымыз бардыр.

Җирәнмәслек мөсафирханә һәм ашханә юк, диләр;
«Сарай»дан чисталыкта ким түгел «Болгар»ымыз бардыр.

 

Сәдакать — турылык.
Нифакъ выставкасы — икейөзлелек күргәзмәсе.
Нәзафәткә ригайәт — арулыкка, пакьлеккә әһәмият бирү.
Нә бөһтандыр! — нинди яла бу!
Гыйлем әһле — зыялылар — укымышлылар, интеллигентлар.
Сорганымыз — сораганыбыз.
Санагать — промышленность.
Табиблек — врачлык.
Мәризъ — авыру.
Мөһәндис — инженер.
Мөнкир — инкяр итүче, танымаучы.
Намендә — исемендә.
Җәсүр — батыр.

(«Безне урынсыз яманлыйлар». «Әлислах»ның 1907 елгы 10 декабрь (10 нчы) һәм 1908 елгы 8 гыйнвар (14 нче) саннарында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Шигырьнең башында «М.Һади Ширвани артыннан» дигән сүзләр бар. Димәк ки, әсәр азәрбайҗан шагыйре Мөхәммәд Һадинең (Мөхәммәд Габдессәлимзадә Һади Ширвани) (1879-1920) әлегә ачыкланмаган шигыреннән файдаланып язылган.
Шигырьнең беренче исеме — «Бездә истигъдад бар» («Бездә сәләт бар»).
1909 елда «Безне урынсыз яманлыйлар» «Габдулла Тукаев диваны»нда (Казан, «Шигырьләр көтепханәсе»ннән 8 нче дәфтәр) бирелә. «Шура» журналының 1909 елгы 15 февраль санында «Тәкъриз» рубрикасында «Бидаяте ислам». «Тәгълимел Коръән». «Габдулла Тукаев диваны» дигән гомуми исем астында бу җыентык турында түбәндәгеләр әйтелә:
«Габдулла Тукаев диваны» исә мәгълүм шагыйрьләрдән Габдулла әфәнде шигырьләреннән гыйбарәт бер мәҗмугадыр. Башка шигырьләре кабиленнән (кебек) бу диванында улан (булган) шигырьләре һәм гүзәл вә рәгъбәтледер (бу урында — самими, эчкерсез)…»
«Безне урынсыз яманлыйлар» шигыре, башка авторларның әсәрләре белән беррәттән, 1908 елның 2 гыйнварында Казандагы Купеческое собрание залында булган әдәбият кичәсендә сәхнәдән укыла.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Көфер почмагы

— Казанда «Печән базары» мәчете чаты. Традиционалистлар, кадимчеләрнең җыелып, аерым алганда, җәдитчеләрне «яурупача» киенгәннәре өчен хурлаулары белән даны чыккан урын.
«Таһир»дән, «Бүз егет»тән

— Әхмәт Уразаев-Кормашинең (1855-1883) «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» (1876 — тәүге басмасы) беяән «Кыйссаи Бүз егет» (1874) дастаннары күздә тотыла.
«Һидая шәрхе»

— Борһанетдин Әбүл-Хәсән Гали бине Әбубәкер әл-Мәргиланинең (1152-1192) хәнәфи фикъһе буенча китабы күздә тотыла. Мәдрәсәләрдә укытылган.
… Мөхәммәдьярыбыз бардыр

— Мөхәммәдъяр Мөхәммәдшәриф улы Солтанов (1837-1915), «Башкорт» сословиесеннән, «Башкорт-мишәр гаскәре» («Башкиро-мещерякское войско») офицеры, кантон башлыгы. 1886 елда мөфти итеп раслана.
«Сарай»… «Болгар»ымыз бардыр

— Казанның Печән базары тирәсендәге кунакханәләр («номерлар»).

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


 

Комментарий язарга


*