ТАТ РУС ENG

Ишек бавы

(Кышкы туйда)


 
Ишек бавы бер алтын,
Безнең апай мең алтын;
Җылныйм дисәң, бер алтын
Бир, җизни, тыш бик салкын.

Саранланыр чак түгел,
Бир, җизни, комсызланма;
Акча бирми кертмибез,
Тукта, сабырсызланма.

Синең җанашың булса,
Ул — кайнеңнең апасы;
Без билетсез кертмибез,
Бу бит – җәннәт капкасы.

Безне разый кыйл, җизни,
Без каршыңда ризванбыз;
Хур янына илтәбез:
Без вилданбыз, гыйльманбыз.

Безнең апай гәүһәрдер,
Тәннәре чын мәрмәрдер,
Ләгыль, якут, гәүһәрдер,
Аузы балдыр, кәүсәрдер.

Зур дәүләт ич, җизни, бу,
Тагын моннан зур ни бар?
Торма малың кызганып,
Җан бирсәң дә урны бар!

Бирсәң — күп бир син безгә,
Без разый түгел әзгә;
Яудыр алтын, көмештән:
Бакыр төрмә кәгазьгә*.


Ризван — оҗмах  сакчысы.
Вилдан, гыйльман — оҗмахтагы хезмәтче егетләр.
Ләгыль,  якут, гәүһәр — кыйммәтле ташлар.
*Ихтар: Безнең Урал тарафында бер гадәт бар: кыз янына керәсе кияүне ишек төбендә балалар туктатып, акча сорыйлар. Балаларга акча бирмәсәләр, ишек ачылмыйдыр. Бәгъзе бер усал кияүләр балаларга, кәгазьгә төреп — бер тиенне күнә суына манып — 20 тиен сурәтендә бирәләр. Мин башка җирләрне белмим, безнең тарафларда шулай (Г. Тукай искәрмәсе).
Ихтар — искәртү.

(«Ишек бавы». «4 нче дәфтәр»дө (1907; 1909) басылган. Текст «4 нче дафтәр»дән (1909) алынган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


Комментарий язарга


*