ТАТ РУС ENG

Ислахчыларга

Мәгълүмемдер: күптән бирле ислахчы сез,
Ислах өчен чын күңелдән ихласлы сез;
Рәхмәт сезгә! Мәтрүк, мәнси мәктәпләрне
Искә алып күтәрешәсез, яклыйсыз.

Һәр милләттә сезнең кеби фидаиләр
Гыйлем өчен малын, җанын фида итәр;
Тик шундин соң — шундый гайрәт аркасында
Мәктәпләр дә әкрен-әкрен алга китәр.

Бармак берлән каткан җирне казып булмый,
Әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый;
Шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә,
— Тәрәкъкый! — дип  кычкырырга  базып  булмый.

Ислах дәрьясында йөзсен безнең кораб,
Китсен тугъры, гыйрфан җәзирәсен карап;
Матлуб җиргә сагъ-сәламәт җитешкәнче,
Җил, дулкынны туктатып тор, йа Раб! йа Раб!

«Әльислах»ка ярдәм итик һәммәмез дә,
Лязем булсын булышмаклык зиммәмезгә;
Кызганыйкмы безнең ярдәм киткән чакта
Төзәлергә вәйран булган кәгъбәмезгә?!

Ислах — төзәтү, реформа (монда: мәктәпләрне).
Мәтрүк, мәнси — ташланган, онытылган.
Тәрәкъкый — прогресс.
Гыйрфан җәзирәсен — белем утравын.
Матлуб — теләнелгән, тиешле.
Йа Раб (Раббе) — Йа Алла.
Лязем булсын — тиеш  булсын.
Зиммә — йөкләмә, бурыч.
Вәйран — хәрабә   хәленә   килгән.
Кәгъбә — монда: күз тоткан нәрсә мәгънәсендә.

(«Ислахчыларга». «4 нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Текст китапның икенче басмасыннан алынган.
XX гасыр иҗтимагый тормышы һәм 1905-1907 елгы инкыйлаб дулкыны тәэсирендә дөньяга килгән татар шәкертләре хәрәкәте милли мәгариф системасын үзгәртү, дини дәресләр белән янәшәдә, дөньяви фәннәр укыту, мәдрәсәләрнең эчке тәртипләрен заманчалату кебек таләпләр белән чыгалар. Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре арасында оештырылган әлеге хәрәкәт «Ислахчылар» булып тарихка кереп кала. Аның исеме «Әлислах» комитеты исеменнән килә. Мәгълүм ки, хәрәкәтнең идеологы, төп җитәкчелекне алып баручы — Ф.Әмирхан. Ул «Әлислах» комитетының атналык кулъязма газетасы буларак чыгарылган «Әлислах»та бу хакта программ характерда мәкаләләр бастыра, шәкертләр, һәм, гомумән, татар халкын кызыксындырган фәнни яңалыклар белән таныштырып бару өчен, рус басмаларыннан алып төрле язмалар урнаштыра. Бигрәк тә Ф.Әмирхан тарафыннан язылган баш мәкаләләрдә «Ислахчылар»ның төп максатлары ачык чагыла. Мәсәлән, 1907 елда «Казан, 3 октябрь» мәкаләсендә ул: «Татарның мәгыйшәтене асылыннан сүтеп төзәтергә кирәк! Безгә аның урынына яңа мәгыйшәт кирәк: әүвәлдәге наданнар урынына ачык фикерле вә зыялылар, әүвәлдәге мөтәгасыйблар урынына ачык фикерле вә яңа хәрәкәтләрне алып баручылар, әүвәлдәге үз кулларында булган нәрсәләрне дә ычкындыручылар урынына һөнәр вә сәнагатьле, мәгыйшәт сугышында мәгълүб булмаслык (җиңелмәслек) татарлар кирәк! Әүвәлге сыйныф икенчесенә урын бирергә, үзләре андый тәрбия ала алмаганнар вакытлары узмаганнарга шундый тәрбия бирергә кирәк, ягъни тәрбия вә гыйлемханәләремезне әсасеннән (нигезеннән) ислах итәргә кирәк!..» Шунысы билгеле: 1905-1907 елгы инкыйлаб вакытында инде алдынгы карашлы татар яшьләре арасында шул заман өчен әһәмиятле саналган Европа һәм рус мәдәниятенә тартылу, шуның тәэсирендә белем алу, русча укырга тырышу, гимназияләр һәм университетларда укырга омтылу теләге нык көчәя. Шул ук елның «Казан, 10 октябрь» исемле язмасында: «Хәзергә кадәр булган шәкертләр хәрәкәте күземезгә күренгән ушбу нәтиҗәләрне бирделәр: «…2) мәдрәсә тәмам итеп мулла вә мөдәррис булуны үзләренә мәкъсуд иткән кешеләрнең гадәде күп дәрәҗә кимеп, мәдрәсәдә артык гомер заигъ итмичә мөгаллимлеккә чыгучыларның гадәдләре артыуы; 3) шәкерттән чыгып русча тәхсил итә башлаган «бывшие шакирды» сыйныфының көннән-көн гадәде артыуы; …» — дип, XX гасыр башы өчен татар шәкертләрендә уңай якка үзгәреш барлыгына үз мөнәсәбәтен белдерә.  «Ислахчылар» бу елларда шактый уңышларга да ирешәләр, мәсәлән, мәдрәсәләргә дөньяви фәннәр керттерү, иске фикерле мулла, хәлфәләрне эшләреннән алдыру һ.б. шундыйлар. Тукайның «Ислахчыларга» шигыре шәкертләр хәрәкәтен хуплап, кыюрак көрәшергә өндәп язылган. «»Әлислах»ка ярдәм итик» дип, шагыйрь болай да матди яктан авырлыклар белән һәм байлар, иске карашлы муллаларның каршылыклары белән чыгарылган шәкертләр газетасына булышлык итәргә кирәклегенә басым ясый. Ләкин дини эчтәлектәге газета һәм журналлар шәкертләр башлаган дини, милли укыту системасындагы кайбер үзгәрешләргә каршы тәнкыйть фикерләре белән чыга. «Чүкеч» мәҗмугасы 1908 елда, бигрәк тә июнь — декабрь саннарында, «Әлислах»ның матди яктан авырлыгыннан, шәкертләрнең соңгы акчаларын җыеп нәшер ителүеннән көлеп, сатирик рухтагы язмалар бастыра.
Табгы ителгән — басылган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


 

Комментарий язарга


*