ТАТ РУС ENG

Ләззәт вә тәм нәрсәдә?

Нәрсәдә ләззәт икән? Чөнкем ялан дөньяда кәм –
Мин ләзиз шәйләр, вә ли кайсында ләззәт, кайда тәм?* —

Бер матур кызның нәзек билен кысып кочмактамы?
Яки пар юрга җигеп, фәйтун белән очмактамы?

Йә сихерле шишәдән әбелхәят эчмәктәме?
Мәст улып, аляме дөньядан тәмам кичмәктәме?

Яки бер ишә вә йә бер каумә баш улмактамы?**
Могътәбәр бер шаһ улып, әтрафә фаш улмактамы?

Бер ишан булмакла аштан ашка сикермәктәме?
Май тамак төпкә килеп, бик тәмле кикермәктәме?

Әллә гармунчы булып, һәртөрле көй уйнаудамы?
Бер көй уйнап, моңланып, һәртөрле уй уйлаудамы?

Әллә сәүдәгәр булып, табышка шатланмактамы?
«Шәп табыш бүген, хатын!» — дип, төнлә мактанмактамы?

Баш улып бер гаскәрә, алтын нишан алмактамы?
Баш кисеп, каннар түгеп йөрмәктә, җан алмактамы?

Йә кабартма, сумса берлән чәйләп утырмактамы?
Бик озак, бөкләп аяк, корсакны тутырмактамы? —

Бәнчә, бу дөньяда һич чын төс тә юктыр, ямь дә юк;
Һичберендә бунларың ләззәт тә юктыр, тәм дә юк.

Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, —
Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!

 

*Нәрсәдә ләззәт? Чөнки азмыни ләззәтле нәрсәләр;
Ләкин аларның кайсында ләззәт тә кайсында тәм?
**Яки бер эшкә йә бумаса бер халыкка баш булмактамы?
Әбелхәят — тереклек суы.
Мәст улып — исереп.
Аляме дөнья — дөнья газаплары.
Каумә — халыкка.
Могътәбәр — күренекле
Әтрафә — тирә-юньгә.
Нишан — орден, медаль.
Бәндә — миндә.
Бәнчә — минемчә.
(«Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 25 май санында «Г.Тукаев» имзасы белән чыккан. «3 нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Текст «Әлгасрелҗәдид»тән алынган.
Тукайның бу шигыренә охшатып, Зариф Бәшири дә «Ләззәтле хәят» исемле назымын яза. Ул «Шура» журналының 1908 ел, 16 санында дөнья күрә. Шагыйрь, нәкъ Тукайча, ләззәтнең «зур урын («бөек мәнсаб») алып, акча яки «татлы азык» ашап, «нәфис кием» киюдә түгел, ә бәлки халыкка хезмәт итүдә күрә:
Тугърысын әйтәм сиңа, и карендәш!
(Дикъкать ит, колагың сал уяу гына):     
Ләззәт вирер: матбугатта ат уйнатып,
Тарихтан урын алмак максадыйлә —
Милләтә пәһлевандай күкрәк киереп
Хезмәт итмәк тугры (бер нык) мәсләк илә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


 

Комментарий язарга


*