ТАТ РУС ENG

Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр

   1

Күп яттык без
Мәдрәсәдә,
Аңламадык
Бер нәрсә дә;
Селкәнмәдек
Таш төсле без,
Җилбер-җилбер
Җил бәрсә дә.

   2

Чаршау кордык,
Кояш безгә
Нурын чәчеп
Җибәрсә дә;
Каршы тордык,
Кудык, безгә
Яктылыктан
Ни килсә дә.

   3

Юрган ябып
Йоклап яттык,
Уйганмадык,
Таң атса да;
Уйланмадык!
Бәхтемезнең
Кояшы ба-
еп батса да.

   4

Гамьсез яттык,
Сасы җирдә
Чергән тирес-
тәй черсәк тә;
Чиркәнмәдек,
Бу хәлләрдән
Вакытсыз гүр-
гә керсәк тә.

   5

Кибеп беттек,
Саргайдык без,
Корып беттек
Таяклардай;
Иснәп нәҗес
Ләззәтләндек
Бөтенләй кыр-
гаяклардай.

   6

Әхлак, вөҗдан,
Инсафларны
Сөреп чыгар-
дык истән дә;
Бозылдык шул-
кадәр начар,
Уздырдык без
Иблистән дә.

   7

Ашсыз-сусыз,
Утын-шәмсез
Тар җирләрдә
Яттык сасып;
Гаетләрдә
Төш күргәндә,
Коендык без
Бозга басып.

   8

Капчык ясап
Җиләннәрдән,
Байлар саен
Теләндек без;
Урам саен
Йөгергәләп,
Капка саен
Терәлдек без.

   9

Күрде милләт
Арзан безне
Агачтан я-
ки таштан да;
Яурупада
Газиз бит без
Күз өстендә
ге каштан да.

   10

Оят сатсак
та ач булдык,
Азган-тузган
Кызлар төсле.
Бетләп яттык,
Ачлыктан без
Бетләгән <...>
<...> төсле.

   11

Укып мантыйк,
Булдык палач,
Чәйнәп сагыз-
лар лач та лач;
Ни он түгел,
Камыр түгел,—
Булдык без пеш-
мәгән калач.

   12

Ялкаулыкмы
Кирәк — бездә,
Аңкаулыкмы
Кирәк — бездә;
Булган, пешкән,
Уңган шәкерт
Меңнән бердән
Сирәк бездә.

   13

Яшь көннәрне
Наданлыкка
Корбан иттек
тә чалдык без;
Суган саттык,
Борчак аттык,
Бәрбәр булдык:
Сач алдык без.

   14

Байлар итте
Бүләк безгә
Аксак-туксак,
Калган кызын;
Шуларга кол
Булдык, галля-
мә булгач, ки-
чен, көндезен.

   15

Очраса без-
гә тол карчык,
Хатыннар гәр,
Йортка кердек;
Гөнаһ һич кыйл-
масак та, без
Җәһәннәмгә —
Утка кердек.

   16

Ни хурлыклар,
Ни зилләтләр
Күрмәдек без
Бу милләттән;
Күрми изде,
Мескин! Безне
Күзендә бул-
ган гыйлләттән.

   17

Хурлау түгел
Татарларны
Бу сүзләрдән
Безнең максуд;
Күзсез булгач,
Нишләсеннәр:
Дөньяда юк
Сукырга суд.

   
18

Сүз юк күзсез
Татарларга,
Сүз бар күзле
Хәзрәтләргә:
Чакырмыйлар
Халыкны без-
нең хәлне аз-
маз рәтләргә.

   
19

Күрдек анлар-
дан тик корсак,
Алай борсак,
Болай борсак;
Ай-һай тирән
Бирән корсак,
Туймас корсак,
Тулмас корсак.
 
   
20

— Ислах! — дидек,
Күңел гәрчә
Ислах булмас-
ны сизсә дә;
Кузгалмадык
Почмаклардан,
Җаннар бик күп-
тән бизсә дә.

   
21

Хуш, хуш!
хәзрәтләр,
без киттек;
Сездән изге-
лекләр көттек;
Көтмәдек тү-
гел, күп көттек;
Киттек шул без,
Инде киттек.

   
22

Алга, алга!
Алга таба,
Алга, дустлар,
Басыйк табан;
Моңгар чаклы
Җәһел безне
Артка тарткан
да алдаган.

   
23

Әйдә халык-
ка хезмәткә,
Хезмәт эчен-
дә йөзмәккә;
Бу юлда һәр-
төрле хурлык-
ка, зорлыклар-
га түзмәккә!

Яурупа — Европа.
Бәрбәр — парикмахер.
Зилләт — түбәнлек, мәсхәрә ителү.
Гыйлләттән — авырудан.
Ислах — төзәтү, реформа.
Җәһел — наданлык.
Зорлык — авырлык.


(«Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр». «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 25 гыйнвар (1) санында, шулай ук «Фикер»нең 27 гыйнвар санында шул ук имза белән (икенчесендә исеме — «Чыккан шәкертләр ни диләр») басылган. «Мәҗмугаи асарь»гә (1914) 7, 9, 10, 19 строфалары төшереп кертелгән. Текст «4 нче дәфтәр»дән(1907) алынды.
Шигырь Тукайның «Мотыйгыя» мәдрәсәсеннән Уральскиның «Казан» кунакханәсенә күчкән көннәреңә карый. Бу хакта ул үзе «Фикер»нең 21 гыйнвар санындагы белдерүендә түбәндәгеләрне яза: «Мин бу көннәрдә генә мәдрәсәи «Мотыйгыя»дән чыктым. Бинаән галәйһи (шуңа күрә) дустларым вә якыннарыма игълям итәмен (белдерәм) ки, бу көннән ары миңа язачак мәктүпләренең адресын болай язсыннар: Уральск, гостиница «Казань», А.Тукаеву. Бакый (мәңге) ихтирам: Г.Тукаев».
Шигырь, зур шәкерт дөньясына мөрәҗәгать иткәне сәбәпле, шәкертләр арасында тиз таралып, алар тарафыннан җылы кабул ителә һәм күп кенә мәдрәсәләрдә әдәбият ахшамнары вакытында кычкырып та укыла.
XX гасыр башы милли шигъриятебездә яхшы ук танылган Мөхәммәдгариф Шәрифи Тукайның бу шигыренә ияребрәк, «Иске мәдрәсәдән чыккан бер шәкертнең зары» исемендә шигырь бастыра (Ялт-йолт. 1912. № 33).

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*