ТАТ РУС ENG

Мөтәшагыйрьгә

Тегермән әйләнә; әйләнсә дә, тартылмыйдыр ярма;
Мәшәкатьләнмә бушка көчләнеп, юл уртасын ярма.

Һөнәрләр күп җиһанда, син дә моннан башка сәнгать тап;
Чабатаң берлә, нинди мәнфәгать бар соң, әдәп таптап?

Тырышма нафилә җиргә вакты гаҗзеңне икърарга:
Сиңа соң сандугачча сайрамак мөмкинме, и карга!

Тәшагырь итмә, зинһар, кермә шагыйрь битлегенә син,
Кисәрләр койрыгыңны, кермә былбыл читлегенә син.

 

Мөтәшагыйрь — шигырь язып маташучы.
Сангать — һөнәр, эш.
Нафилә җиргә — бушка, кирәксезгә.
Вакты (вакыты) гаҗзеңне икърарга — көчсезлегеңне, аптыравыңны үзең үк икърар итәргә.
Тәшагырь итмә — шагыйрь булган булып маташма.

(«Мөтәшагыйрьгә». «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 15 апрель (4 нче санында «Г.Т.» инициаллары куелып басылган. «3 нче дәфтәр»дә чыккан. Текст шуннан алынган.
Бу шигырь заманында зур аңлашылмаучылыкка, хәтта җәнҗалга сәбәп була, шуңа күрә ул җәнҗалга турыдан-туры караган шигырь һәм хат язышу турында шуны әйтергә мөмкин: шигырь текстында «вакты» сүзе куштырнаклар эченә алынганга, «Вакыт» газетасы нашире, шагыйрь Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) аны үз адресына юлланган дип кабул итеп, «Әдәбият мәҗмугасе»ндә («Вакыт»ның кушымтасы, 1907, 12 сан) «Шагыйрьгә» исемле әсәрен бастырып чыгара. Анда, җөмләдән, түбәндәге юллар бар:
«Ничөн бу хиддәт, и шагыйрь,
Нәдер бу ярганың ярма?        
Эчеңдә бармы йә бер чир,
Вәйә синдә күңел тарма?
Әдиплек шәэнени саклап,
Әдәпле сирәт эзләп тап,
Бигүк түрләргә уздырма
Катаңны да хата мактап.
Бирелмә ул кадәр зарга,
Сиңа көндәш түгел карга;
Вәли бик калкынып очма,
Сакын, тап булма шоңкарга!..».
Әлбәттә, Тукай мондый кискен гаепләүне буш калдырмый, тиз генә «Йолдыз» газетасында (1907, 12 июль) «Аңлашу» дип атап, җавабын да урнаштыра: «Мөхтәрәм «Вакыт» гәзитәсенең 12 номер «Әдәбият мәҗмугасе»нең ахыргы сәхифәсендә һич мөнәсәбәтсез вә хаксыз уларак «Мөтәшагыйрьгә» дигән шигыремә каршы мине тәхкыйрь юллы язылмыш шигырьләр дәреҗ ителмеш.
Бәнем «Мөтәшагыйрьгә» шигырене язуым асла «Вакыт» гәзитәсенә юнәлтеп түгелдер. Шул шигырьне язганда, «Вакыт» гәзитәсе минем хәтеремә дә килгәне юктыр.
Беләм ки, минем шигыремдә «вакыт» ләфзының мөгътәриза (җәя) эченә хатамы йә үземнең синтаксик кагыйдәсенә мөсаһәвә итүемнәнме (күз йомуымнанмы) төшүе мөхтәрәм «Вакыт» мөхәррирләрен шөбһәгә төшермештер. Миңа «Вакыт» гәзитәсен кимсетергә бер дә юл юктыр. Чөнки «Вакыт» гәзитәсе әшгар мәҗмугасе (җыентыгы) түгелдер ки, мин аны тәнкыйть итеп «мөтәшагыйрь» исемен бирим.
Икенчедән, мин һәммә ислам гәзитәләрен җаным кадәр сөямен, һичберсенә тел озату минем шәэнем (эшем) түгелдер.
Минем бәгъзе (кайсыбер) вакытта, дөрест, «Борһане тәрәккый»дә (бу газета турында «Мөхәрриргә» шигыренә караган искәрмәдән карарга була) бер дә кирәкмәгәнгә урын алган бәгъзе шигырьләргә эчем пошадыр. «Мөтәшагыйрьгә» шигыре, ихтимал, шундый эч пошулар сәбәпле ихтыярсыз язылган булыр.
Инде «Вакыт»тан түбәнчелек белән үтенәм ки, Хода хөрмәте өчен, бу яңлыш уларак киткән фикерне кайтып алсын. Мин бу кадәр нахак сүзләрне тәхәммәл итә (түзә) алмыйм.
Гаҗиз: Габдулла Тукаев».
«Вакыт»ның 19 июль санында Тукай хатына мондый җавап басыла: «Аңлашуның җавабы
Мөхтәрәм Габдулла әфәнде!
Мәгълүм шигырьләреңездә «вакыт» кәлимәсене мөгътәриза эченә куюыңызга бер сәбәп күрмәдекемездән безне касд итдекеңезне зан әйләмеш идек. Соңра исә ерак вә якын җирләрдән кәлмеш мәктүпләрдән беркач әдибләрнең бигайниһи безем кеби бер занда улдыкларыны аңладык.
Ушбу тараф мөселманнарының Мәгарриләре улачак әдиб (дип) өмиддәнеп тордыкымыз бер затның (занымызга күрә) бөйлә салкын мөгамәләсенә вәҗһе тапмадыкымыздан сөкүт илә кәчмәк дә бер әдиб хакында рәва улмадыгыннан тәхкыйрь касдыйлә дәгел, бәлки зарафәт юлында нәсихәт итмәк ниятенә мәбни шәйлә шигырьләр басылынды.
Шимди сез үзеңезнең шигырьләреңездә безне ирадә әйләмәдекеңезне сөйләрсез вә сезләрә хитаб иделмеш шигырьләрнең кире алынмасыны эстәрсез. Без дә, мәмнүният илә морадыңызга муафыйк итеп, 12 номер «Әдәбият мәҗмугасе»нең соң битендә сезләрә хитаб иделмеш шигырьләрне тәмам алдык. Вә сезнең шигыреңез нә хөкемдә калмыш исә, бездә язылмыш шигырьләр бигайниһи шул хөкемдә калыр.
«Йолдыз» могътәбәр гәзитәләрдән улдыгы өчен безем кашымызда һәм мөхтәрәмдер. Шуның өчен мәктүбеңезне аңа вирдегеңезгә бер сүземез юк. Фәкать көндемезә тугры юлламыш ула идеңез, даһа гүзәл вә даһа самими улачак иде. Һәрхәлдә вазыйфамыз әүвәлгесе кеби сезә хәерхаһлыктыр».

Хатның тәрҗемәсе: «Мөхтәрәм Габдулла әфәнде!
Мәгълүм шигырегездә «вакыт» сүзен җәя эченә куюыгызга бер сәбәп тә күрмәвебез өчен безне күздә тотып язгансыздыр дип уйладык. Бераздан безгә ерактан-якыннан килгән хатлардан берничә әдипнең дә нәкъ безнеңчә уйлаганнарын белдек.
Бу як мөселманнарының Мәгарриләре булачак әдип дип өметләнеп торган затның (уебызга күрә) мондый салкын мөгамәләсенә сәбәп тапмаганыбыз өчен бу хәлгә (әдиплек хакын истә тотып) дәшмичә калуны мәгъкуль күрмәдек. Бу шигырьне, (Сезне) мыскыл итү максаты белән түгел, ә бәлки нәзакәтле рәвештә үгет-нәсихәт бирү ниятеннән чыгып бастырдык.
Хәзер Сез шигырегездә безне исәптә тотмавыгызны әйтәсез, Сезгә мөрәҗәгать иткән шигырьне кире алуыбызны телисез. Без дә бик рәхәтләнеп һәм теләгегезгә муафыйк төстә 12 нче сан «Әдәбият мәҗмугасе»нең соңгы битендәге Сезгә караган шигырьне бөтенләй алдык. Шулай итеп, Сезнең шигырегез ни хәлдә калган булса, бездә басылган шигырь дә шундый ук хәлдә калыр.
«Йолдыз» могтәбәр газеталардан берсе булганы өчен, без дә аны ихтирам итәбез, шуның өчен дә хатыгызны аның сәхифәләрендә бастыртуыгызга сүз әйтмибез. Тик шулай да, әгәр ул хатыгызны туп-туры безгә җибәргән булсагыз, матуррак та, самимирәк тә булыр иде. Һәрхәлдә Сезгә хәерхаһ булуны әүвәлгечә кебек үк үзебезнең вазыйфабыз дип беләбез».
Бу хатка имза куелмаса да, аның авторы, ихтимал, «Вакыт»ның мөхәррире Фатих Кәримидер. Хатның тулысынча диярлек ул чорның әдәби төрек телендә (бу махсус шулай эшләнгәндер) язылуы Тукай белән «Вакыт» газетасы арасындагы барлыкка килгән «боз»ның әле ул көннәрдә генә эремәгәнлеген күрсәтә.
Мәгарриләре — Әбел-Галә әл-Мәгарри (973-1057/58), күренекле гарәп шагыйре һәм фикер иясе.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


 

Комментарий язарга


*