ТАТ РУС ENG
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын

Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!

Сездән айрылып, туганнар! — Җайсыз, уңгайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады берзаман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит – Казан!”.

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә, чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…


Гыйрфан — аң-белем, культура.
(«Пар ат». «Фикер»нең 1907 елгы 6 май, «Әлгасрелҗәдид»нең 25 май саннарында, шулай ук «3 нче дөфтәр»дә (1907) басылган. Соңгысында шигырьнең азаккы юлындагы «нечкә билләр» «нечкә билем»гә үзгәртелгән.
«Пар ат» «Тhе Russian Rewiev» («Русияне күзәтү») дигән инглиз журналының 1914 ел, №1, III томында тәрҗемә ителеп (Тукайның кыскача тәрҗемә хәле дә бирелеп) урын алган.
Текст «3 нче дәфтәр»дән (1907) алынган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


 

Комментарий язарга


*