ТАТ РУС ENG

Сөальләр

Йа Ходая! нигә төрле-төрле кыйлдың бәндәни?
Ни сәбәб соң җөмлә әдна бәндәләрдән бән дәни?

Ник бәни шад идмәдең, ник әйләдең гамь һәмдәми?
Юхса бәхре гамь мәсиле, мәнсабе дә бәндәми?

Бөйлә кайнар дәмгы гайнем, гайне зәкъкумме? Гаҗәб!
Иә җәһәннәмләр, җәхимләр бу өтелгән тәндәми?

Наре дүзәхдер, хәкыйкать, шагыйрең кальбендәми?
Бу сөаләтең җавабын эстәрем бән Сәндән, и!

Кәшифеләсрар! Кәшеф ит, зәррә юкдыр бәндә ми;
Җаһилем чөн, әрмәзем, бу сирри белмәкдән дәми;

Талигым, бәхтем бәнем һәр каралардан карадыр!
Каралык шундан сирайәт әйләмеш бу бәндәми?

Дугъмамыш улсам җиһанда, кем белер, улмазды шәб;
Мәнбәгы һәр золмәтең дә бәхте-бәдбәхтемдәми?

Гыйльвә гыйшдән ма гадә бән алмадым дөньяда хаз;
Шөбһәдер: бәдтәр бу нәфсем шәйхе Нәҗдидән дәми?

Хәзерге әдәби телдә

Сораулар


Иа Ходай! Нигә төрле-төрле кылдың кешеләрне?
Ни сәбәптән соң мин бөтен түбәннәрдән дә түбән?

Ник мине шат итмәдең, ник кайгы юлдашы иттең?
Әллә кайгы диңгезенең башы да, ахыры да миндәме?

Күз яшем кайнар, әллә ул агулы сумы? — Гаҗәп!
Әллә җәһәннәмнәр, тәмуглар да бу өтелгән тәндәме?

Әллә тәмуг уты, чыннан да, шагыйрьнең күңелендәме?
И, бу сорауларның җавабын Синнән сорыйм мин!

Серләр ачучы! Ач бу серне, үземдә бөртек тә ми юк;
Мин наданмын: бу сер турында тел дә ача алмыйм.

Киләчәгем, бәхетем минем һәр каралардан кара!
Миндәге бу каралык та шуннан йокканмы әллә?

Тумасам дөньяга, кем белә, яхшырак булмас идеме;
Һәр караңгылык чыганагы да шул кара бәхетемнәнме?

Кайгы-хәсрәттән башка мин дөньяда өлеш алмадым;
Шикләнәм: мин шәйхе Нәҗдидән дә начаррак хәлдәме?

 

(«Сөальләр». «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 25 гыйнвар (1) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән чыккан. «4 нче дәфтәр»дә (1907, 1909) басылган. Текст «4 нче дәфтәр»дән (1907) алынган.
«Шөбһәдер: бәдтәр бу нәфсем шэйхе Нәҗдидән дәми?» — Шәех Нәҗди — ваһһабилар хәрәкәте һәм тәгълиматына нигез салучы, «Китабе әт-тәүхид» («Аллаһның берлеге турында китаб») авторы Мөхәммәд бине Габделваһһаб (1703-1791). Мөселманнарның күпчелеге ваһһабилыкны зарарлы секта дип саныйлар. Ваһһабилар исә исламдагы дүрт мәзһәпкә, шул исәптән Әбу Хәнифә мәзһәбенә, «сукырларча ябышуны» кире кагалар, бары тик үзләрен «чын мөселман» дип атыйлар. Тукай заманында «исламны асылына кайтару» (ягъни Идел-Урал регионындагы җирле ислам традициясенә, «иҗтиһад»ка хилаф килгән) идеясең алга сөргән ваһһабиларга карата мөнәсәбәт, әлбәттә, тискәре булган, шуңа күрә дә Тукай «мин шәйхе Нәҗдидән дә начармы?» дип яза.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*