ТАТ РУС ENG

Алтын әтәч

 

I


Борын үткән заманнарда, Мәмәт атлы Һират ханы
Олугъ данлыклы хан булган; җиһан халкы аны таный
Икән, ягъни бу дөньяда беренче патша дип саный.
Мәмәт хан чит халыклардан ала булган олугъ даный.

Сугышса, дер дә дер тетрәткән ул бу фани дөньяны;
Чыгарткан чит халык аузыннан ул күп аһ вә фәганы.
Бара торгач, усал эштән тәмам туйган моның җаны;
Сакалга ак та кергәч, ташлаган артына дөньяны.

Сугышмый башлаган һич; күңле кайткан хәл дә азлыктан;
Ходай бер кешедәй тормаган бер дә намазлыктан.
Бер ай да үтмәгән, һәр якка ханның хәле фашланган —
Тирә-күрше халыкларга: «Һират ханы юашланган!»

Явызлар, серне белгәч, аңлагач ханга ни булганны,
Тотынганнар тынычсызларга һәр якъдин Мәмәт ханны.
Мәмәткә дәүләтенең чикләрен сакларга «чит»ләрдән,
Тыныч булмак өчен һәр дүрт тарафлардагы чикләрдән,

Тиеш булган хәзер сансыз-хисапсыз гаскәр асрарга.
Торалар каршы, дошманны куа — йокламый гаскәр дә.
Тырышалар, вәләкин барчасына өлгералмыйлар;   
Тулы дүрт якта дошман — бер сәгать тә тик торалмыйлар.

Мәмәт хан гаскәре дошман көтеп торганда мәшрикътән,
Менә килеп чыгалар төн ягыннан яки мәгърибтән.
Мәмәт хан гаскәре көткәндә таудан йә тигез  җирдән, —
Карыйлар: бихисап дошман килеп тә җитте диңгездән.

Бу хәлдән нинди рәхәт соң? — Хан аулакта елап куя,
Таҗын, тәхтен тәмам ташлап качарга да теләп куя.
Бөтенләй аптырап беткәч чакырды хан багучыны,
Мөнәҗҗим, фалчыны һәм дә хәким исемен тагучыны.

Хәкимгә: «И хәким! мин бик авыр хәлләргә калдым! — ди,
Йә күрсәт хикмәтеңне, кыйлчы бер эш, кыйлчы ярдәм», — ди,
Хәким, бер капчык аузына кулын сала да сызганып,
Куя хан алдына шуннан гаҗәп Алтын әтәч алып.

Һәм әйтә: «Падишаһым! Син котылдың инде — бик яхшы;
Гомергә дәүләтеңдә бу Әтәч булыр сиңа сакчы;
Бу кошны миннән ал, хан, — мәсҗедең башына кунаклат!
Югартын син аңар һәр дүрт тарафны да карат, саклат!»
 

Мәснәви


«Булмаса курку сиңа — бу тик торыр;
Килсә дошман гаскәре — бу кычкырыр.

Булмаса дошман — кыйлыр шунда карар;
Булса, борлыр — куркыныч якка карар.

Бер тарафка бакса, дисә: кикрикү! —     
Бу борылган якка син гаскәрне ку!»

Хәкимгә патша ни рәхмәт укырга аптырый инде;
«Сиңа нәрсә бирим, әйтче? Ни сорсаң да биремен», — ди.
Кызулык берлән патша әйтәдер: «Синең теләгеңне
Мин эшләрмен тәвәкъкыфсез — бөтенләй үз теләгемдәй».


 II

 

Ханның мәсҗеде башына бәс Алтын әтәче кунды;
Карый һәр якны: алны-артны, өстне-астны, уң-сулны.
Кагынмый һәм чыгармый тын да — һәр якны тыныч күрсә;
Уянгандай йокыдан, кагынадыр — куркыныч  күрсә.


Бәла күргәч тә сайрый, кычкырадыр: «Кикрикүккүк!» — ди;
Әгәр китсә бәла, дәрхаль, торадыр тик кенә — туктый.
Әтәчнең шөһрәте һәр якка китте, инде фашланды;
Сугыштан тартты кулны чит халыклар да — юашланды.

Хәзер дошман кешеләргә Мәмәт ханга һөҗүм кайда! —
Әтәч бикли аларның юлларын алдан да, арттан да.
Үтә бер ел тынычлык берлә, үтмәктә икенче ел;
Аманлык һәр тарафта — исмидер һич куркынычлы җил.

Менә көннәрдә бер көн хан тора куркып йокысыннан;
Килә тавыш колагына: «Хәрап эш! Беттек, и солтан!»
«Ни булды? Нәрсә бар соң?» — дип сорый гаскәр башыннан хан.
«Әтәч кычкырды тагын да — килә бугай явыз дошман!»
 
Һират халкы тәмам куркыттылар, башланды шау-шу да;
Хатыннар, яшь балалар, карт бабайлар төште каушауга.
Ышанмый хан; торып хан, мәсҗеденә ул үзе карый;
Күрә: Алтын әтәч борган башыны көнчыгыш сарый.

Йөгер тиз! Әйдә башла, и җәяүле гаскәр, атларга!
Ашык! И атлы гаскәр, син дә тиз бул! Атлан атларга!
Шулай хан көнчыгышка бихисап гаскәр рәван кыйлды;
Олугъ угълын шуларга баш — беренче пәһлеван кыйлды.

Әтәч тә тынды, һәм әкрен генә тукталды шаулау да;
Тынычланган кеби булды йөрәкләнгән Мәмәт хан да.
Үтә бер көн, ике, өч, дүрт, үтә җиде, сигез көн дә;
Сугыш булганмы? Юкмы? — килми гаскәрдән хәбәр бер дә. 

Хәбәр юк ханга. Бер көнне Әтәч тавышлана тагын;
Менә тиз-тиз икенче фирка гаскәр сафлана тагын.
Итә башлык бу гаскәргә Мәмәт хан кечкенә угълын:
«Бу гаскәр берлә абзаңны табып кайт, бар, җаным угълым!»

Үтә көннәр… Үтә әүвәлгесе төсле сигез көн дә;
Ике шаһзадәгә ни булганыннан чыкмыйдыр өн дә.
Һират халкы тагын шауларга башлады, тагын куркъты;
Әтәч тавышлана тагын да: «Кикрикүк» тә «күк!» «күк!» – ди.

Мәмәт инде өченче гаскәре берлә үзе китте
Туры мәшрикъ таба: «Тәңре, үзең ярдәм вә фазлит!» — ди.
Бара көн-төн, һаман ял итми, асла тынмыйдыр үзе;
Ни бар алда? Чыгармы бер-бер эш? — һич белмидер үзе.

Биш-алты көн бара; шаһзадәләр дә, гаскәре дә юк;
Түгелгән кан да юк һич; ичмасам, ат эзләре дә юк.    
Менә сигезенче таң атканда, хан туктады бер тауга;    
Җәелде гаскәр, атлар да — ничек бу җиргә туктауга.

Күренде хан күзенә тау  башында  бер  кызыл чатыр —
Гаҗәп төсле матур, нинди күңелләрне дә кузгатыр.
Гаҗиб бик матур бер сахра; һава тын, җил дә юк бер дә;
Җиһан йоклый тавыш-тынсыз, бәрабәр — йоклыйдыр кыр да.

Бу нинди куркыныч! — Чатыр тирәсендә бөтен гаскәр
Үлеп ятыр булып тау-тау: кырылганнар, изелгәннәр.
Мәмәт хан ашыгып, тиз-тиз чатырның алдына бара;   
Ни күзләр берлә күрсен! Аһлар ормыйча чыдап кара:

Үлеп ятмыш ике шаһзадә, — бакый йортка күчкәннәр;
Бере күкрәгенә берсе кылычларын чәнечкәннәр.         
Күрә шаһзадәләр атландыгы юрга җирәннәрне —
Йөриләр чүпләнеп әкрен генә канлы чирәмнәрне.

Җылый хан кычкырып: «И җаннарым! И каһәрманнарым
Җаным сөйгән ике шаһзадәм, и рухым, рәваннарым!»    
Хан артыннан җыларга башладылар җөмлә гаскәр дә;
Җылый һәрнәрсә, һәркем — җанлы-җансыз барчасы бергә.

Исеркәп ушбу хәлне, кычкырып егълый хәҗәрләр дә;
Салынды, башларын бөкте, иелделәр шәҗәрләр дә.
Шулай торганда, аңсыздан чатыр нурга тулып китте, —
Мәмәт хан каршысына бик матур бер кыз килеп чыкты.

Көлеп, як-якка айдай нур йөзеннән яктылык сачып,
Кочаклап  алды ханны — бер фәрештәдәй канат ачып.
Тора хан кыз күзе алдында куркынган поши төсле,
Кояш алдында тын алмыйча каткан төн кошы төсле.

Хан алдында фида булды хәзер һәркем дә, һәрни дә;
Гашыйклыктан онытты ул үлек шаһзадәләрне дә.   
Матур кыз ханны кулыннан тотып кергезде чатырга;
Җәюледер мамык мендәр, түшәкләр анда ятырга,

Тулы һәртөрле нигъмәт; ялтырыйдыр алтын өстәлләр;
Чәчәк атып торалар — төрле-төрле гөлләр үскәннәр.
Кытай кәсәләрендә ак, кызыл төсле шәрабләр бар;
Терел, эч тә күңел ач — анда һәр абелхәятлар бар.

Матур кыз берлә вакты бик матур кичә хәзер ханның;
Матур  кыз кичә-көндез дә кирәгенә хәзер ханның.
Сыйлый кыз һәм сөя, һәртөрле назлар күрсәтә ханга;
Сихерләнгән, тәмам гашыйк булып беткән Мәмәт хан да.

Бу кыз берлә көлеп-уйнап тәмам атна кадәр торгач.
Күңел ачкач, зәвекъләнгәч вә күп рәхәт-сафа сөргәч,
Мәмәт  хан кайта инде яшь бикә берлә Һиратына,—
Ияртеп гаскәрен, саф-саф тезеп һәр дүрт җиһатына.

Хәбәр итте Һиратка — алдан ук күп илчеләр чапты,
Ки ягъни: «Хан сәфәрдән бик сәламәт, сау-исән кайтты!»
Халык каршыга килгән; барчасы бергә җыелганнар;
Хатын-кызлар, балалар — җөмлә хан кайтышка килгәннәр.

Халык ханны сәламли; ханбикә баш селкә фәйтуннан;
Яланаяк малайлар йөгерәләр фәйтун артыннан.
Шулай барганда, аңсыздай Мәмәт хан бер кеше күрә,—
Тәгаҗҗеб берлә фәйтуннан торып карый аягүрә.

Карап күрсә: йөзе нурлы бер аппак бүрекле карт —
Җитен төсле сакалы ак, кыяфәтчә күрекле карт.
«Моны соң кайда күрдем?» — уйлый торгач, ахры белде:
«Исәнме, и хәким бабай, кулың бир, монда кил, кил,» — ди.

Хәким ханга килеп: «Җә, хан, исәпне без өзик инде,
Беләмсең вәгъдәбезне? Син онытсаң, мин онытмыйм», — ди.
«Олугъ хан, вәгъдә бирдең син: фәкыйранә теләгемне
Тәмам бирмәкче булдың бит — бөтенләй үз теләгеңдәй.

Шулаймы? Бәс шулай булса биреп җибәр миңа кызны,  
Менә шул яшь бикәңне — ул йөзе ай, күзе йолдызны!»
Хәкимнең сүзләреннән хан ниһаять тә гаҗәпләнде;
«Ни сөйли карт пәри, бу әллә шашканмы гакылдан?» — ди.

«Ни булды, карт, сиңа? Син әллә җенләндең, саташтыңмы?
Әтәч бирдем дигәч тә, әллә син хәддеңнән аштыңмы?
Дөрест, мин вәгъдә бирдем һәм бирәм; әйтмим дә: «Кит, бар!» — дип,
Вәләкин син сора үлчәп, — минем вәгъдәмгә чик бар бит!

Кирәк булса, менә казнамнан ал пот-пот көмеш-алтын;
Сиңа булсын менә пар ат, көмеш көпчәкле бу фәйтун.
Күзең туйганчы һәртөрле читек-кәвеш, кызыл мал ал!
Кирәк  булса — вәзир бул  яки  ярты ханлыгымны ал!»

«Миңа һичнәрсә бирмә, тик бу ай йөзле кызыңны бир!
Әгәр вәгъдәдә торсаң син, бу кыз — чулпан күзеңне бир!»
«Тфү! Чорт, карт пәри!» — диде, бөтенләй кызды инде хан;
Мыек, сачне, сакалны да үрә торгызды инде хан.

«Җитәр күп шаулама, карт! Мин — Мәмәт ханмын! Беләмсең  син?
Сиңа кыз нәрсәгә, һәм нишлисең ул кыз белән соң син?
Алайса, мин сиңа, карт, инде һичбер нәрсә бирмим, ди.
Югал күздән, икенче рәт сине алдымда күрмим, ди.

Тере чакта котыл да бак юлыңны — әйдә кач моннан!
Сөйләшсәң  күп,  күрерсең  күрмәгәнеңне палачымнан!»
Хәким картым тагын булган иде азрак талашмакчы
Мәмәт хан берлә: ник син бирмисең, дип, тарткалашмакчы, —

Утыртты картка хан бер зур тимер чукмар белән башка, —
Егылды карт: теге дөньяга китте бер дә кайтмаска.
Һират шәһре шулук хәлдә давыллап, җилләнеп китте,
Кисәктән әллә нинди бер давыллы җил бәреп китте.

Менә шул хәлдә хан куркъты — төсе киткән, агарынган;
Көлә кыз «ха-ха-ха!» асла гөнаһтан куркъмаганыннан
Мәмәт ханның. Тәгаҗҗеб берлә хан тиз әйләнеп карый
Матур кызга, — эченнән куркъса да, ыспайланып карый.

Озакламый шәһәрнең капкасыннан керделәр  инде,
(Котылдылар усал карттан, аны үлтерделәр инде.)
Менә Алтын әтәч аңсыздан урыннан очып төште
Дә дәрхаль кунды фәйтунга; куа хан: «көш!» тә «көш! көш!» — ди.

Әтәч «прых! прых!» итеп ханның башы түбәсенә кунды,
Канатын каккалап ифрат ачы тавышлә кычкырды.
Әтәч ханның башын гайрәтләнеп-гайрәтләнеп чукый;
Карап-карап халыкка, хан башыны «тук!» та «тук!» тукый.

«Ни булган бу Әтәчкә!» — дип халыкның котлары очты,
Кисәктән хан егылды — фәйтуныннан капланып төште.
Егылгач, бер генә рәт «аһ» диде дә үлде дәрхаль хан;
Халыкта тын да юк һич, тик тора бер җирдә — шаккаткан.

Ә кыз шул хәл гомердә булмаган төсле гаиб булды;
Карыйлар: бу Әтәч кайда? — Әтәч тә бергә юк булды.
Бу ялган инде, әлбәттә, шулай да языла шул бу;
Сабыйлар күңеленә аз-аз уку дәрте сала шул бу.

«Алтын әтәч» — Пушкиннең «Сказка о золотом петушке» хикәясеннән алынмыш (Г. Тукай искәрмәсе).
Даный (даньне) — ясакны.
Мәшрикъ — көнчыгыш.
Мәгъриб — көнбатыш.
Хәким — философ, белдекле кеше.
Мәснәви — ике юллы шигырь.
Тявәкъкыфсез — тоткарлыксыз.
Дәрхаль — шундук.
Аманлык — иминлек, тынычлык.
Сарый — якка.
Рәван кыйлу — җибәрү.
Фирка — төркем.
Фазлит (фазыл ит) — өстенлек бир.
Асла — һич тә.
Бакый — мәңгелек.
Рәваннарым — җаннарым.
Исеркәп — сизенеп.      
Хәҗәр — таш.              
Шәҗәр — агач.
Абелхәят — мәңгелек суы.
Җиһат — ян-як.
Аңсыздан — кинәттән.
Тәгаҗҗеб берлә — гаҗәпләнү белән.
Фәкыйранә — түбәнчелек   белән.
Хәддеңнән — чигеңнән.
Дәрхаль — шунда  ук.
Шул хәл — шул мизгел.
Гаиб булу — юк булу, юкка чыгу.


(«Алтын әтәч».— 1908 елда аерым китап итеп басылган (Казан, «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы. «Мәктәп мөкяфәте», икенче китап)*. Бу басма рәсемнәр белән чыккан. 1908 елгы басманың тышлыгында, искәрмә рәвешендә, «Пушкин хикәясеннән алынды», титул биттә (өстә) — «Пушкиннең хикәясеннән алынмыш» һәм беренче битнең астөшермәсендә: «Пушкиннең «Сказка о золотом Петушке» нам хикәясеннән алынмыш», — диелгән. Ике басмасында да сүз «Мәмәт атлы һират** ханы» турында бара; 1918 елда чыккан «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре»ндә (Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, 2 нче басма) «Гәрәй атлы Казан ханы» дип алынган, бүтән җыентыкларына да шулай кергән.
А.Пушкин бу әкиятне, Америка язучысы В.Ирвингның (1783-1859) «Легенда об арабском звездочете» (1832) исемле новелласына нигезләнеп, 1834 елда язган, 1835 елда бастырган. Әкиятнең язылу тарихына бирелгән аңлатмада түбәндәге юллар бар: «…и представляет собой единственный случай у Пушкина, когда в основу сюжета русской народной сказки положен чисто литературный источник: шутливая новелла американского писателя В.Ирвинга «Легенда об арабском звездочете». Пушкин с удивительным мастерством заменил сложный, запутанный, обремененный посторонними деталями ход повествования Ирвинга простой, четкой, художественно выразительной композицией. А условно-литературные фантастические образы — образами русской народной поэзии». Бу фикерне Тукай тәрҗемәсенә дә әйтергә мөмкин. Беренчедән, Пушкинның әдәби әкиятендә төп герой Дадон белән башланса, Тукайда исә һират ханы Мәмәт алына. Икенчедән, Пушкин үз әсәрендә традицион рус әкиятләренә хас:
Негде, в тридевятом царстве,
В тридесятом государстве,
Жил-был славный царь Дадон, —
дигән башламны да кулланган.
Тукай Пушкин әкиятен урта гасыр Шәрекъ шигърияте нигезендә, татар мохитендә тәрбияләнгән укучыга яраклаштырып, татар халык әкиятләренә туры килгән детальләр белән баетып, иҗади тәрҗемә иткән. Әсәрдә борынгыдан килгән поэтик чараларның киң кулланылышта булуы да иҗади тәрҗемә икәнлеген күрсәтә.
Китапның икенче басмасына (1909) Г. Камал уңай бәяләмәсен язып чыга («Йолдыз». 9 март. № 373), анда «…Габдулла әфәнде бу әсәрен яшь балалар өчен язмыш вә китапның мәфһүмен Пушкинның «Золотой петушок» әсәреннән алмыштыр. Назымы гаять җиңел булу өстенә, тасвирлары да гаять шагыйрагодер…» — диелгән. (Карагыз: Г.Камал. Әсәрләр: өч томда. — Казан, 2010. III т. — 171 б.Х
Поэманың тексты икенче басмадан (1909) алынган.                                   
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*