ТАТ РУС ENG

Бер кайгы көнендә

Беттем мин, яшь малай, беттем гомергә дә;
Эссе кан, көчле җан кайтмас гомер дә.
Бар микән дөньяда миннән бәхетсезләр?
Хатыным, йортым юк, — ятам номерда.
Саргайдым зәгъфраннан сары мин,
Бу чокырлы йөзләр тулмас гомер дә.

*«Все говорят» көенә җырлана иде. (Г.Тукай искәрмәсе).

(«Бер кайгы көнендә». «Әлислах»ның 1908 елгы 27 апрель (28 нче) санында «Шүрәле» имзасы белән «Күңелсез минутта» исеме астында басылган. Г.Тукайның «Шүрәле» төхәллүсе белән чыккан «Яшен ташлары» дигән җыентыгында (Икенче җөзьэ. Казан: «Өмид» матбагасы, 1912)* «Бер кайгы көнендә» дип үзгәртелгән.
Эссе кан, иске шан
Кайтмый гомер дә, —
дигән юллар «Яшен таш лары »нда:
Эссе кан, көчле җан
Кайтмас гомер дә, —
дип үзгәртелгән. 1905-1907 елгы инкыйлаб күтәрелешеннән соң Русиядә кара реакция еллары башлана. Сүз һәм вөҗдан иреге кысыла, бер-бер артлы инкыйлаб дулкынында дөньяга килгән вакытлы матбугат ябыла башлый. Боларның берсе дә Тукай иҗатына тәэсир итмичә калмый. Шуңа өстәп, Казан һәм татар иҗтимагый тормышындагы тискәре атмосфера да шагыйрьдә рухи кризис башлануга этәргеч ясый. Шул шартларда, күңел төшенкелеге кичергән вакытларында лирик, лирик-фәлсәфи шигырьләр иҗат итә. Текст «Яшен ташлары»ннан (1912) алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*