ТАТ РУС ENG

Бер рәсемгә


Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашына;
Мең вә мильюн афәрин бу сурәтең нәкъкашына.

Бу озын сачны каян алган икән соң бу кояш?
Күр Ходайның кодрәтенә, — бер күзең сал башына.

И кояш! ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм,
Гәр чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына.

Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә.
Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.

Булсайде оҗмах түрендә әүвәл үк рәсме моның,
Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Хаувасына.

Күрсә Һарут берлә Марут, юлдан азмаслар иде,
Бәлки бакмаслар иде шәйтаннары игъвасына.

Татлы ирнен үпсә бер мән, кәүсәреңне нишләсен?
Пар килер ул дөньяның үлмәс Хозыр-Ильясына.

Күрсәйде Иблис ләгыйнь дә, кайда баш тартып йөрү!
Баш иярди сәҗдәгә, кайтып тагын Алласына.

Булмаса сайраулары мәдхе сәнасында моның,
Кит! Пычак керсен җиһанның барча сандугачына!

 


Нәкъкаш — художник, рәссам.
Игъва — коткы, вәсвәсә.
Мән — кеше.
Иярди — ияр  иде.
Мәдхе   сәнасында — мактавында.

(«Бер рәсемгә».  «Әлислах»ның 1908 елгы 8 сентябрь (44 нче) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган, «Төрекләргә тәкълид» дип куелган. Газетада «Шөбһә юк…» дип башланган 8 нче юл «Диван»да (1908) «Шөбһәсез…» дип бирелгән; 8 нче һәм 6 нчы строфаларның урыны алмаштырылган.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан (1908) алынган.
Ләйлә, Мәҗнүн — азәрбайҗан әдәбияты классигы Низами Ганҗәвинең (1141—1209) «Ләйлә вә Мәҗнүн» исемле поэмасы геройлары. Урта гасыр шәрекъ әдәбиятының бу гүзәл үрнәген Урта Азиядә исә беренче булып Алишер Нәвои төрки телдә яза. Соңрак дәвер, ягъни XVI гасырда, күренекле азәрбайҗан шагыйре Фөзули да «Ләйлә һәм Мәҗнүн» поэмасын иҗат итә. Гомумән, мөселман, шул исәптән, төрки дөньясында бу күркәм сюжетка корылган әсәр яисә дастаннарны шактый очратырга мөмкин.
Адәм, Хаува — пәйгамбәрләр тарихы Адәм белән Хаувадан башлана. Дини мифология буенча, алар — җир йөзендәге беренче кешеләр. Иблис коткысы белән оҗмах эчендәге агачның җимешен ашаганнары өчен Аллаһ Тәгалә аларны оҗмахтан кудыра.
Һарут берлә Марут — Аллаһ Тәгалә тарафыннан кешеләрнең бозыклык эшләүләрен тыю һәм шуны бетерү өчен җиргә төшерелгән фәрештәләр. Җирдә бу ике фәрештә хатын-кызлар белән чуалып үзләре дә зур гөнаһларга бата, хәтта кеше үтерүгә кадәр барып җитә. Шуның өчен Аллаһ Тәгалә аларга ике юл тәкъдим итә, берсе — яшәү, икенчесе — киләчәк. Фәрештәләр икенчесен сайлый. Дини риваятьләр буенча, алар бүген дә Вавилон төрмәләренең берсендә ахырзаманда үзләренең тоткыннан азат булуларын көтеп яталар, имеш.
Кәүсәр — дини мифологиядә җәннәттәге татлы сулы чишмә исеме.
Хозыр Ильяс — дини мифология буенча, кешеләргә авыр чакларында һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган һәм дөнья беткәнче үлмичә яши торган изге зат.
Иблис ләгыйнь — дини мифологиядә, шайтаннар башлыгы, Аллаһ Тәгаләгә каршы баш күтәргәне өчен мәңгегә ләгънәтләнеп җиргә сөрелгән һәм һәммә бозыклык аның кушуы буенча башкарыла.                              

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


Комментарий язарга


*