ТАТ РУС ENG

Егет илә Кыз

Егет:
Сөям чүмеч кеби борныңны, җаным,
Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалым.
Җанашым, аһ, иләк аузыңны үпсәм!
Ни кайгы, инде мин шул чакта үлсәм.
Кыз:
Мәхәббәтсез! Лыгырдый шунда җукны,
Үзеңдә килмәгән җир бер дә җукмы?
Егет:
Ачуланмасана, Гайниҗамалым,
Сине мин кимсетеп әйтмим лә, җаным.
Синең төсле матур кызлар сирәк бит,
Хатын алсаң, иләк, чүмеч кирәк бит.
Сине алсам, чүмечле һәм иләкле
Булам ич — акча туздырмак кирәкми.
Мәҗал — көч, тәкать.
(«Егет илә Кыз». «Әлислах»ның 1908 елгы 23 февраль (20 нче) санында «Кыз илә Егет (Авылда)», «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) «Егет илә Кыз» исеме белән басылган. «Әлислах»та шигырь ахырында «Г.Тукаев» имзасы куелган.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*