ТАТ РУС ENG

Фәләннең фәләне

Татарның — тәгассыбы,
Урысның — аракысы,
Французның — кокеткасы,
Сартның — бәтчәсе,
Төрекнең — тәмәкесе,
Итальянның — җырлавы,
Немецның — пивосы,
Кыргызның — кымызы,
Испануляның — үгезе,
«Болгар»ның — күсесе,
Тимершаһның — «Чүкеч»е,
Яһүдинең — алдавы,
Кара гәзитләрнең шуннан башканы язалмавы,
Чинленең – чәче,
Яңа Бистәнең — кәҗәсе,
Башкортның — курае,
Гурко-Литвалның — бодае,
«Сабах»ның — сабыны,
Мөхәммәдгали шаһның — йәмине,
Атлы казакның — камчысы,
Печән базарының — шакшысы,
«Сарай»ның — сасысы.

 

Тәгассыб – фанатизм.
Сарт – үзбәк.
Бәтчә – үзбәк баласы.

(«Фәләннең фәләне». – «Яшен»нең 1908 елгы 5 декабрь (17 нче) санында «Гөмберрт» имзасы белән «Нәрсәдән?» шигыреннән соң басылган. Тукай үзе исән вакытта дөнья күргән җыентыкларында юк. Бу әсәрне Ф.Ибраһимова «Мирас» журналының 1992 елгы 4 нче санында текстологик яктан әзерләп нәшер итә. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә.
Текст «Яшен»нән алынган.
Төрекнең тәмәкесе — ул чорда төрек тәмәкесе атаклы саналган. Татар байлары аны Истамбулдан махсус кайтартып таратканнар.
Испануляның үгезе — Испаниядә үгез белән сугышу тамашасы күздә тотылган булса кирәк.
«Болгар» — 1866 елда сәүдәгәр И.И.Апаков акчасына табыш йорты хисабына, И.И.Романов проекты буенча эклектика формасында төзелгән татар архитектура истәлеге. Г.Тукай бу кунакханәдә, кыска вакытлы күчешләрне исәпләмәгәндә, 1907-1912 елларда яши.
Тимершаһның «Чүкеч»е — «Чүкеч» журналының бу еллардагы нашире һәм мөхәррире Тимерша Соловьев турында сүз бара.
Кара гәзитәләрнең шуннан башканы язалмавы — 1905-1907 елгы инкыилаб дулкынында дөньяга килгән татар матбугаты, татар иҗтимагый тормышына Европа һәм рус мәдәнияте тәэсирендә үтеп кергән, заманы өчен прогрессив саналган идеяләрне яклаган яшь буын һәм борынгы милли-мәдәни традицияләрне югалтырга теләмәгән милләтнең күренекле зыялылары арасында каршылык туа. Бу фикер каршылыгы алар тарафыннан нәшер ителгән матбугат битләрендә дә күренә. Тукай монда шуңа ишарә итә.
Гурко-Литвалның бодае — 1906-1907 елларда Казан губернасында да икмәк уңмый. Күп кенә өязләрдә халык ачлыктан интегә. Хәйрия җәмгыятьләре ачларга ярдәм оештыралар. Әмма шул шартларда Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Гурко (1863-1927) Лидваль-К° фирмасының җитәкчесе һәм швед гражданы, Э.Лидваль, крестьяннарны әлеге ачлыктан коткару өчен, хөкүмәт бүлеп биргән сигез йөз мең сумны үзләштерә. Шуның өчен Сенат карары белән В.Гурконы эшеннән алалар.
«Сабах» — 1908 елда Казанда «Болгар» номерларында ачылган китап бастырып тарату көтепханәсе. Аның хуҗалары Вәли Әхмәдуллин, Хәбибрахман Зәбири, Шиһап Әхмәровлар, китапчылыктан файда аз дип, сабын остасы алып, сабын кайнатып, сабынны көтепханәнең бер почмагында сату оештыралар. Тукай, моны күреп:
— Япуннар туп атмыйдыр, төтене җирдә ятмыйдыр.
Ялган сүзгә ышанмагыз. «Сабах» сабын сатмыйдыр, —
дип, юмор белән шигырь бастыра.
Йәмин — ант итү. Монда шаһның революцион хәрәкәт басымы астында халыкка конституция вәгъдә итүе турында сүз бара.
«Сарай» — Казанның хәзерге Париж Коммунасы урамында 9 нчы номерлы бинага урнашкан кунакханә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*