ТАТ РУС ENG

…га («Син дисең…»)

Син дисең, имеш ки, шагыйрьгә барам;
Барма, барма — син әрәм аңгар, әрәм!
Үз уеңча, шагыйрь ул җырлый, дисең,
Җыр исә тыңларга күңелле, дисең.
Син алай иткәнче, и кашың һилал!
Бар да бер кош кибетеннән былбыл ал.
Ал да читлеккә куеп сайрат аны;
Мактасын хөснеңне — син саргайт аны.
И кашың һилал — и яңа туган ай кебек кашлы.
Хөснеңне — күркәмлегеңне.
(«…га («Син дисең…»)» «Әлислах»ның 1908 елгы 3 июнь (32 нче) санында «…гә (Мәслихәт)» исемендә «Шүрәле» имзасы белән басылган. «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) «…гә» «…га»га алмаштырылган, «(Мәслихәт)» сүзе төшереп калдырылган. Соңгы строфаның беренче юлындагы «куеп» сүзе «Әлислах»та «ябып» дип бирелгән.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

Комментарий язарга


*