ТАТ РУС ENG

…гә («Очраган юлда…»)

Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген;
Ул шуңар да шатлана бит — чын җүләр түгел диген!
Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңи?
Ул синең васфеңдә: «Ля шәркыйя, ля гарбия»,—ди!
Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып,
Ул хәзер алган «Сабах»тан бер Кәләмулла сатып.
Мәдхияңи — сине мактау сүзен.
Ул синең васфеңдә: «Ля шәркыйя, ля гарбия», — ди! — Ул сине сыйфатлап: Көнчыгышта да юк, көнбатышта да юк, ди.
Кәләмулла — Корьән.

(«…гә («Очраган юлда…»)». «Әлислах»ның 1908 елгы 3 июнь (32 нче) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган, «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) чыккан. «Әлислах»та өченче юл «Күргәнең бармы синең Коръәндәге мәдхияңи» рәвешендә килә. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынды.
Шигырь Тукайның яратып йөргән кызы Зәйтүнә Мәүлүдовага багышланган.
«Ля шәркыя, ля гарбия…» — Коръәндә Алланы сыйфатлаганда, ул бар, әмма уңда да түгел, сулда да түгел, алда да түгел, артта да түгел, аста да түгел, өстә дә түгел, ләкин бар дигән мәгънәне аңлатканда китерелгән сүзләр.
«Сабах» — 1902 елда Казанда бертуган Әхмәдуллиннар «Көтепханәи ибтидаи» («Башлангыч мәктәп китапханәсе») дигән китап кибете ача, соңрак исеме «Көтепханәи Сабах Габделвәли Әхмәдуллин» дип үзгәртелә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 

Комментарий язарга


*