ТАТ РУС ENG

Җавап


Шигъре Лермонтов вә Пушкин — олугь саф диңгез ул,
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул.

Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек!
Телләрең сузган буласың,— җитми, җитми, кит күчеп.

Кит хәзер, ләкин китәрдә сал колак бу сүзгә бер:
Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр!

 

("Җавап". Беренче тапкыр Ф. Бурнаш тарафыннан төзелгән «Г.Тукай шигырьләре» (Казан, «Гажур» нәшере, 1926) җыентыгында басылган. Әсәрнең язылу тарихы «1911» дип куелган. Төзүче астөшермәдә: «Бу шигырь бер җирдә дә басылмаган. Ләкин кемгә җавап урынында язылганы мәгълүм түгел», — дигән искәрмә биргән. Беренче Дүрттомлыкның 2 нче томына искәрмәдә шигырьнең «Тукай кулъязмалары арасыннан табылып, Октябрь революциясеннән соң гына басыла башлавы» әйтелә.
Әсәрнең кулъязмасы сакланмаган.
Текст «Гажур» басмасыннан алынган.
1970 елның урталарына кадәрге тикшеренүләрдә «Җавап» шигыре әдип Галимҗан Ибраһимовка төбәлгән дигән фикер үткәрелә. Ләкин Тукай чоры вакытлы матбугатын җентекләп күзәтү-тикшерүләрдән шигырьнең Г. Ибраһимовка түгел, бәлки шагыйрь Зариф Бәширигә (1888-1962) «Җавап» икәнлеге ачыклана. Икенче Дүрттомлыкның 2 нче томына (1976) һәм Биштомлыкның 1 нче томына (1985) язылган искәрмәдә Р.Гайнанов моңа шактый төгәллек кертә. З.Бәшири Оренбургта нәшер ителгән «Чүкеч» мәҗмугасында 1908 елның апрель башыннан эшли башлый. Беренче сатирик шигырьләре һәм публицистик язмаларында ук татар иҗтимагый хәрәкәтендә барган төрле характердагы кимчелек яисә күренешләргә тәнкыйди фикерләрен белдерә килә. Шул ук елның җәй айларыннан «Әлислах» белән «Чүкеч» журналы арасында фикер тартышлары башлана. «Әлислах»та «Чүкеч» журналында басылган кайбер материалларны тәнкыйтьләгән язмаларда Г.Тукай имзалары да бар. Нәтиҗәдә «Чүкеч»тә, газета мөхәррире һәм Тукай сатирасына җавап йөзеннән, З.Бәшири шигырьләр, эпиграммалар, фельетоннар бастыра, аларда Тукай тәхәллүсләре белән басылган шигъри әсәрләр, сатирик язмаларыннан көлгән фикерләр кабатлана. Бу чыгышларда шагыйрьнең шәхесенә кагылган дорфа кинаяләр, Тукайның шигъриятен түбәнсеткән сүзләр шактый очрый. Мәсәлән, «Чүкеч»нең 1908 елгы 65 нче санында Тукай шәхесенә таш аткан берничә урын бар. «Мин менә шушылар илә ислахчы» язмасында: «Шүрәледән башка татар шагыйрьләре булуында шөбһә итәм. Сөйләргә тугры килгәндә, аны татар Пушкины дия генә сөйләем» дип искә алса, «Тәгатыэ әфкяре» (капма-каршы фикерләр) бүлегендә шагыйрьнең «Гөмберррт» тәхәллүсеннән көлә: «Иптәш! Тукай нидән үзенең имзасын «Дөмберррт» куя башлады икән?
— Аның берәр сәбәбе бар. Менә ничек ул әфәнде эчендә әллә нинди хыяллар йөрткән. Мәсәлән, Оренбургка баруы шикеллеләр. Бервакыт ул пешми калганда, хыяллары дөмберррт итеп ишелеп төшкән. Яисә, баш авыртып кайткач, яткан кроваты дөмберррт итеп ишелеп төшкәндер…» Төрле характердагы сатирик памфлет яки фельетоннарның күпчелеге З.Бәшири яисә аның тәхәллүсләре белән язылса да, бу мәҗмуганың, гомумән, Казанда нәшер ителгән «Әлислах» газетасына һәм «Яшен» журналына тискәре мөнәсәбәттә булуын күрергә мөмкин. Ләкин «Чүкеч» XX гасыр башы вакытлы татар матбугатын, кайда гына басылуына карамастан, үзенең һөҗүви угына алырга онытмый. Шул сәбәпләре мәҗмуганың мәсләге һәм аның авторы 3. Бәшири Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камалларның шигъри һәм башка сатирик эчтәлектәге язмаларында бик еш тәнкыйтькә эләгә. З.Бәшири исә, «Мөтәрҗим шагыйрьгә» дигән памфлет язып, Тукайны шагыйрь түгел, тәрҗемәче генә дип күрсәтергә тели.
Син дә Пушкин, Лермонтовның
Бозгалап шигырьләрен
Шатланасың түшне киереп,                                    
Мин дә бит шагыйрь диеп.
Тукай мондый әдәпсез хурлауларга тыныч кына карап тора алмаган, әлбәттә. Боларның барысына җавап итеп, ул әлеге «Җавап» шигырен яза. Ләкин Тукай шигырьне үз вакытында бастырып чыгармаган. Моның сәбәбен «Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә» (Яшен. 1909, 2 март, 7 нче сан) шигырендә шагыйрь үзе үк:
Юк, маташма, и каләм! — калсынчы — шундый юк белән;
Борчак атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән.
Ни эшең бар? Юкмыни, язсаң, югары нәрсәләр?
Угърашып торма җиһанда иң түбән мәхлук белән! —
дип күрсәтә.

Угърашып — чуалып, бәйләнешеп.

Тукайның «Җавап» шигыре үзенең эчтәлеге белән З.Бәширинең «Мөтәрҗим шагыйрьгә» (Чүкеч. 1908, 21 июнь) шигыренә турыдан-туры җавап дип санаганда, аның язылу датасы итеп 1908 елның июнь-июль айлары күрсәтелә ала.                                            &nbsnbsp;                                                                    

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


Комментарий язарга


*