ТАТ РУС ENG

Йокы

(Сәгыйть Рәмиевтән үзгәртелде)

 

Безне адәм иткән йокы,  
Адәмне алга илткән йокы,
Илтеп күккә җиткән йокы, —
Йокы, йокы, йокы.

Юлымызны хак иткән йокы,
Йөземезне ак иткән йокы,
Үземезне багъ иткән йокы, —
Йокы, йокы, йокы.

Раст: чын кеше эше — йокы,
Багъ вә рәхәт җимеше — йокы,
Ачкан рәхмәт ишеген йокы, —
Йокы, йокы, йокы.

Гакылга нур биргән йокы,
Мөкаддәс уй биргән йокы,      
Су юкта су биргән йокы, —
Йокы, йокы, йокы.

Дәүләт, бәхет биргән йокы,
Милек, тәхет биргән йокы,
Безгә кирәк илла йокы, &mdasmdash;  
Йокы, йокы, йокы.

Урысча да йокы — йокы,
Кытайча да йокы — йокы,
Кемчәгнә дә йокы — йокы, —
Йокы, йокы, йокы.

Ирләргә дә фарыз йокы,
Кызларга да фарыз йокы,
Фарыз эшнең барсы йокы, —
Йокы, йокы, йокы.


Илла — фәкать, тик.

(«Йокы». — «Яшененең 1908 елгы 3 сентябрь (30 нчы) санында «Сәгыйть» имзасы белән басылган. Тукай шигырьләрендә бу тәхәллүс башка очрамый.
Шигырь астында: «Идарә. Югарыдагы шигырьләрдә, яңлышлык илә, «уку» диясе урыннарда «йокы» дип язылган. Яңадан дөресләп укуыңызны риҗа идәмез. Әгәр дә йокы шулкадәр яхшы эш булса иде, безнең татарлар күптән алга киткән булыр иде», — дигән искәрмә бирелгән.
«Яшен ташлары»нда (1912): «Сәгыйть Рәмиевтән үзгәртелде», — дип куелган. Бу әсәр С. Рәмиевнең «Әлислах»та (1907, 3 октябрь, 1 нче сан) басылган «Уку» исемле шигыренә пародия рәвешендә язылган.
Текст «Яшен ташлары»ннан (1912) алынган.

С.Рәмиев шигыре:

Безне адәм иткән уку,
Адәмне алга илткән уку,
Илтеп күккә йиткөн уку,
Уку, уку, уку.

Юлымызны хак иткән уку,
Йөземезне ак иткән уку,
Үземезне баг иткән уку,
Уку, уку, уку.

Рас, чын кеше эше уку,                     
Багъ вә рәхәт җимеше уку, ,            
Ачкан рәхәт ишеген уку,
Уку, уку, уку.

Гакылга нур биргән уку,
Мөкатдәс уй биргән уку,
Су юкта су биргән уку,
Уку, уку, уку.

Дәүләт, бәхет биргән уку,
Милек, тәхет биргән уку,
Безгә кирәк илла уку,
Уку, уку, уку.

Урысча да уку — уку,
Кытайча да уку — уку,
Кемчә генә дә уку — уку,
Уку, уку, уку.

Ирләргә дә фарыз уку,
Кызларга да фарыз уку,
Фарыз эшнең барсы уку,
Уку, уку, уку
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*