ТАТ РУС ENG

Кемнән ярдәм эзләргә?

(Майковтан тәрҗемә)


Миңа дустлар, танышлар һәм белешләр
Хисапсыз бирделәр яхшы киңәшләр.

Диделәр: «Без сина ярдәм итәрбез,
Бераз сабрит, мәдәткә — без җитәрбез!»

Диделәр: «Куркъма син һич без барында,
Кирәк чакта төгәлләрбез барын да!»

Ышанмаслык түгел бит, — яхшы сүзләр;
Бирә тәмле өмидләр, — якты йөзләр.

Ышандым, иҗтиһадны ташладым мин,
Һаман уйнап көләргә башладым мин.

Һәнүз көтмәктә мин, — эшсез ятамын;
Һаман да юкны бушка бушатамын.

Көтәм, ярдәмгә һичбер кемсә килми;
Ахырда калдым, ачка көчкә үлми.

Шулай да чыкты бер ихсанлы мөэмин,
Минем гомремне, рәхмәт, итте тәэмин.

Миңа һәр көн бирә ул аш вә нани,
Вә миннәт итми, һич юк имтинани*.

Телим аны кочакларга, үбәргә,
Аңа рәхмәт укып, яшьләр түгәргә.

Кочакларга аны шул гайре мөмкин;
Ул ихсанлы кеше кем? — Улмы? Ул — мин.



* Яхшылыгын искә төшереп битәрләп тормый.
Мәдәт — ярдәм.
Иҗтиһад — тырышу.
Һәнүз — һаман.
Ихсанлы — ярдәмле,   кешелекле.
Нани (нанны) — икмәкне.
Гайре мөмкин — мөмкин түгел.

(«Кемнән ярдәм эзләргә?» — «Әлислах»ның 1908 елгы 6 август (40 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Майковтан тәрҗемә» дип куелган. «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
А.Н.Майковның (1821-1897) немец шагыйре Һ.Һәйне буенча эшләнгән тәрҗемә һәм вариацияләре 1852-1867 еллар эчендә языла. Алар 42 бүлектән тора. Тукай тәрҗемәсендәге шигырь 5 нче бүлеккә карый һәм ул 1852 елда иҗат ителгән. Тукай бу әсәрне иҗади эшкәртеп, татар халкына хас бизәлешләргә баетып биргән. Русча шигырь түбәндәгечә:
Много слышал добрых я советов,
Наставлений, ласки и обетов;
Говорили: «Только не ропщите,
Мы уж вас поддержим, погодите!»

*

Я поверил, ждал, заботы кинул,
И едва от голода не сгинул…                                            
Да нашелся добрый человек, —
Поддержал, спасибо, он мой век.
Каждый день он хлеба мне приносит
И в награду ничего не просит…
Обнял бы его я, — да нельзя!
Человек-то добрый этот — я.
                                     

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


Комментарий язарга


*