ТАТ РУС ENG

Киңәш («Якын дустым…)

          
Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул:
Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.

Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,
Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.

Ачып яшьрен хәзинәңне йөрәктән,
Сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән:

Кешеләр үзләрен анчак сөярләр,
Бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр.

Алар ерткыч, алардан читтә бул син,
Алар барда бүрең бер якта торсын.

Серең белгәч кызартырлар йөзеңне,
«Җүләр бу!» — дип ачырмаслар күзеңне.

Кача күр, кош кеби, мактауларыннан,
Хәбәрдар бул ки шунда ау барыннан.

Әгәр басса сине бер-бер заманны
Еламый йомшамас хәсрәт вә кайгы, —

Утыр аулакка, кайда һич кеше юк,
Сабыйдай, тәмле-тәмле күз яше түк.

Килеп керсә берәү нәкъ шул чагында,
Сиңа мин бер киңәш әйтим тагын да:

Диген син: «Күзләрем никтер авырта,
Өзелми яшь ага кич һәм дә иртә!»



Анчак — шулай.

(«Киңәш» («Якын дустым! сиңа…»). Шигырь «Әлислах»ның 1908 елгы 15 сентябрь (45 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «Габдулла Тукаев диваны»на (1909) кертелгән.                                                               
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган. Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*