ТАТ РУС ENG

Мәддахе Истамбул шагыйрьләре

Ушбулар язган шигырьнең бик кызык шигърияти:
«Һа! Имеш, солтан, тәти, «Йолдыз» тәти, кызлар тәти!»

 

Мәддахе Истамбул шагыйрьләре — Истамбулдагы мәдхияче, мактап кына язучы шагыйрьләр.

 
(«Мәддахе Истамбул шагыйрьләре». Мәддахе Истамбул шагыйрьләре. «Әлислах»ның 1908 елгы 27 май (31 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән «Истамбул шагыйрьләре» исеме куелып басылган. «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) «Мәддахе Истамбул шагыйрьләре» дип үзгәртелгән.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
1905-1907 елгы инкыйлаб дулкынында дөньяга килгән, заманы өчен алдынгы карашлы «Азат халык» газетасы (1906 ел, 18 июнь саны) түбәндәгечә язган иде: «…Истибдадны химая өчен халыкның караңгыда торуының лөзүме бик бәдиһидер… Төркия гәзитәләрен, кирәк көнлек, кирәк һәфтәлек гәзитә булсын, милли шигырь, әбъят вә хикәяләр язудан манигъ кыйлганлыкларын да укыдык. Бу көндән соң бу гәзитөләр ниләр генә язарлар икән? Әле хәзергә Испания короленең өйләнүе илә бөтен сәхифәләрен тутыралар! Бервакыт бу да калмаячак, гәзитәләрен тутырыр өчен языла торган милли хикәяләр дә булмаячак. Сәясәттән язарга да ярамый, дөньядагы тәрәкъкыятьтән дә ярамый, тәнәззелен дә язарга ярамый. Димәк ки, бу көйдән соң гәзитәләрне тутырырга вөҗдансыз мөхәррирләр лязем булачактыр.

Йолдыз тәти — Госманлы Төркиянең Стамбулдагы солтаннар резидендиясе.
Истибдадны химая өчен — деспотизмны саклау, яклау өчен.
Лөзүме бик бәдиһидер — тиешлеге ап-ачык.
Әбьят — бәетләр, «шигырьләр» мәгънәсендә.
Манигъ кыйлганлыкларын — тыйганлык ларын.
Тәрәкъкыятьтән — прогресстан, алга китештән.
Тәнәззелен — артта калуын.
Лязем булачактыр — кирәк булачактыр.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 

Комментарий язарга


*