ТАТ РУС ENG

Мәрхүм Мөхәммәдзаһир әфәндегә


Шадыман ул мәркадеңдә! — Без онытмыйбыз сине;
Белмәсәк вактында  кадрең, инде котлыйбыз сине:

Яктылыкка иң элек атлау вә эз салу белән,
Гаибебезгә туп-туры дустанә күз салу белән.

Гәрчә «үлде» дисәләр дә, син бөтенләй үлмәдең;
Яхшы исмең калды, син мәнси вә мәтрүк улмадың.

Аһ! Синең газмеңдә бәхтең каршы тормый бирсә юл,
«Яшь егет! Күрсәт эшең, манигъ түгелмен», — дирсә ул; —

Иртәрәк милләтне сәүкъ әйләр идең чын эзгә син!
Нинди гали, нинди зур эш эшләр идең безгә син!

Шунда да исмең синең милләт яшәдекчә яшәр,
Милләт үсдекчә үсәр һәм милләт ашдыкча ашар!


Шадыман ул мәркадеңдә — шат бул кабереңдә.
Мәнси вә мәтрүк улмадың — онытылмадың, ташланмадың.
Газмеңдә — ниятләгән эшендә.
Манигъ түгелмен — каршы түгелмен.
Сәүкъ (сәвекъ) әйләр идең — алга әйдәр идең.
Гали — бөек.
Ашдыкча ашар — ашкан саен һаман югары ашар.

Мәрхүм Мөхәммәдзаһир әфәндегә».  «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) басылган. Текст шуннан алынган.
Мөхәммәдзаһир — XIX йөз ахырында үзенең «Гөнаһе кәбаир», «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә», «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле әсәрләре белән танылган татар язучысы, мәгърифәтче, публицист Заһир Бигиев (1870-1902) турында сүз бара.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*