ТАТ РУС ENG

Өмид

Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт;
Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт!
Мин адаштым, тугъры юлга ул торып күндермәсә,
Дүрт ягым гыйсъян уты — сүнмәс һич, ул сүндермәсә.
Бер бетү чокрында мин, юктыр нәҗат, коткармаса,
Мәңге тотныр нәрсә юктыр, ул, килеп, җеп салмаса.
И минем яктыртучым! Тик син миңа һәр җирдә шәм;
Нәрсә ул дөнья кояшы! Син миңа нур бирмәсәң!
Бер йөзең күрсәтсәнә, тугъсын гүзәл көннәр минем;
Чәчкәләр атсын өмид бакчамда ал гөлләр минем.
Мин караңгыда хәзер; үтсен бу таң атмас кичәм;
Таш йотам икмәк белеп, һәм зәһр эчәм, саф су дисәм.
Бер тигез җирдер дисәм, бассам аягымны — бата;
Күп вакытта сискәнәм, яңлыш тотып «кош» дип бака.
Кап-караңгы. Уңны-сулны күрмим — астны-өстне мин;
Иркәлим дошманны, чәнчәм чын хәкыйкать дустны мин.
Кыскасы: җансыз да, вөҗдансыз да мин — яктырмасаң,
«Мин әле кая барам?» — җуйган эзем таптырмасаң.
Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә;
Син дә, вөҗдан, бер торырсың: ятмагансың мәңгегә.
Юк! Түбән калмас бу җан: фитърәттә гали булган ул,
Кисмәк өстендә кара кош — иттифакый кунган ул.

 

Гыйсъян — бунт, фетнә, баш күтәрү.
Нәҗат — котылу.
Зәһр (зәһәр) — агу.
Фитърәттә гали — яратылышында ук бөек.
Иттифакый — очраклы гына.

(«Өмид». «Әлислах»ның 1908 елгы 2 июль (36 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Әсәр астында «28 июнь 1908 сәнә» дип куелган. «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) «Әлислах»тагы «Мин адаштым, изге юлга ул торып күндермәсә» дигән өченче юл «Мин адаштым, тугъры юлга ул торып күндермәсә» дип, «Күп вакытта сискәнәм, кош дип тотып яңлыш бака» дигән ундүртенче юл «Күп вакытта сискәнәм, яңлыш тотып «кош» дип бака»га үзгәртелгән.
Текст «Габдулла Тукаев диван»ыннан алынган.
«Мин әле кая барам?» — Тукайның кая барырга, ни эшләргә белмичәрәк аптырап торган чагында әйтергә яраткан сүзләре. Аның бу сүзләре шигырьләрендә дә, 1908 елның 23 июнендә Ф.Әмирханга язган хатында да очрый. Аны дуслары да яхшы белеп, Тукайны үзара: «Мин әле кая барам?» әле ул», — дип көлеп әйтә торган булганнар (кара: «Замандашлары», 95 6.).
Кисмәк өстендә каракош — иттифакый кунган ул. — Монда Тукай үзенең «Тавыклар һәм Каракош» дигән (И.А.Крыловның «Орел и Куры» исемле мәсәленнән) иҗади рәвештә башкарылган чәчмә тәрҗемәсенә ишарәли. Мәсәлдә кисмәк өстенә кунган Каракоштан көлгән тавыкларга кошлар патшасы: «Кайвакытта безгә тавыктан да түбән төшәргә тугъры киеләдер. Әмма тавыкларга һичбер вакытта болытларга җитү насыйп булмыйдыр», — дип җавап бирә, ягъни кисмәк өстенә кунаклау вакытлыча гына. Шагыйрь дә үзенең төшенкелеген, өметсезләнүен вакытлыча гына ди; фикерем кояшы батмаган, ул чыгачак, ди һәм менә «Иһтида» (1911 елның 13 маенда язылып, 15 июньдә «Шура» журналының 12 нче санында басылып чыккан) шигырендә:
Килеп чыкты хәзер фикрем кояшы золмәт артыннан,
Түгел инде вакытлы, мәгънәсе юк хискә мин корбан, — дип белдерә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*