ТАТ РУС ENG

*** («Руслар эш күрәләр…»)

 

***


Руслар эш күрәләр,
Мөселманнар төш күрәләр.

 

(«*** («Руслар эш күрәләр…»)». —  «Яшен»нең 1908 елгы 1 август (3 нче) саны тышлыгында рәсем астында имзасыз басылган. Рәсемдә шәһәр Думасына сайланган гласныйлар тезелешеп утырганнар, фикер алышалар. Рус гласныйлары сөйли, татар өстәлгә башын салып йоклый.
Текст «Яшен»нән алынган.
Бу икеюллык беренче тапкыр әдип Н.Исәнбәт тарафыннан «Казан утлары» (1966, 4 нче сан) журналында басылган. Ул әлеге шигырьне Тукайныкы булуын раслап түбәндәгечә яза: «Бу журнал Тукай инициативасы белән чыгарылып, кайбер номерлары баштанаяк дип әйтерлек аның каләме белән язылган. Шулай булгач, журналның беренче номерының тышлыгындагы карикатура астына язылган беренче сүз-мәкаль — шигырь формасындагы бу ике юл да — аныкы булырга туры килә». Мәкаләдәге фикерне истә тотып, икенче Дүрттомлыкның 2 нче томында (1976) «Тукайныкы булуы ихтимал шигырьләр» бүлегенә урнаштырылган. Соңгы тикшеренүләр исә «Уклар», «Яшен» һәм «Ялт-йолт» кебек сатирик һәм юмористик журналлардагы рәсем асларының барысы да диярлек Тукай тарафыннан язылганлыгын күрсәтә.                                          

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*