ТАТ РУС ENG

Саташкан

Яз башы. Бозлар китә, ләкин су очмый — җон ага;
Җон белән бер бүрке үлмеш теп-тере мәҗнүн ага.
Тукта, мин капчык ямыйм, соңра сөйләрмен калганын;
Һәрвакытта шул сүтелгән төшләреннән он ага.
Әрни-әрни ләгънәт әйтәм тискәре бу дөньяга:
Җилле көн булган саен, һәрбер урамда ком ага.
Сач тә җиткән, алдырырга куркыныч, бик куркыныч:
Тотса баштан сачтараш, шылтыр да шылтыр җон ага.
Син генә рәхәт кояшын караталасың — карат.
Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!
Кайвакытта капкалыйм мин ашны — тәмлесен генә;
Тәмле җимешләр эчендә тәмлесе — пилмән генә.
Син генә бар күккә патша; мин тагын токмач та ашыйм*.
Син яшә, һәм мин яшим; әйт: шаш диген, тагын шашыйм!
Күрә калсам эш белән, тырный еланнар мөгезе;
Яп-ялангач, бик киенгән һәм кеше төсле үзе.
Офтанам, ачуланам һәм каш җыерам дөньяга;
Китмәсен алып туратны, — күктә бер козгын ага.
Мәңгегә шул көйгә барырмы кара таплы бәхет.
Өч җәридә шәп диләр: «Йолдыз» вә «Әлислах», «Вакыт».
Юк бу дөнья, каплаган күк, юк бу җирләр берсе дә,
Юк чебиләр, юк песиләр, «пес-пес»е юк, «перс»е дә.
Юктыр, әлбәттә, боламык — ул дадыр әлбә генә;
Юк тарантас, юк карета — барсы да арба гына.
*Та ашыйм — ритм өчен «ташыйм» дип укылырга, әйтелергә тиеш.
Мәҗнүн — җуләр, шашкан.
Сачтараш — чәч алучы, парикмахер.
Туратны — туры атны.
Җәридә — газета.
(«Саташкан». «Әлислах»ның 1908 елгы 19 май (30 нчы) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Шигырь Сәгыйть Рәмиевнең «Алданган» (Әлислах. 1908. 4 май) исемле шигыренә, аның формасын саклап, пародия рәвешендә язылган, шулай ук аның «Кайвакытта уйлыймын мин…» дип башланган шигырендәге образ-гыйбарәләр дә файдаланылган.
«Алданган» шигыре түбәндәгечә:
Бетте. Төштем. Үлде рухым.
Калмады һич рәхәтем;             
Көн — авыр, төн — бер кабер, бер
Ел тоела сәгатем.  
Ачынам, ачуланам һәм
Каш җыерам дөньяга
Һаман алдый. Юк хакыйкать!
Мин, су, дим, ул — йон ага.
Юктыр, әлбәттә, кояш та
Ул дадыр — хәйлә генә!
Юктыр ай да, юк аләм дә,
Барысы да — шәүлә генә!
Юк бу дөнья капланган күк,
Юк бу җирләр берсе дә!
Юк табигать, юк кешеләр,      
Үлесе дә юк, тересе дә!
Юк чыны бер нәрсәнең дә!
Чын «юк» үзе дә юк хәзер!
Беттем. Алдандым. Янамын…
Бар торышым ут хәзер.
Үттеләр, шәп шылтырап аккан
Судай, шат көннәрем;
Бер караңгы һәм төтенле
Көнгә алышты төннәрем.
Бар да карыйлар миңа
Ямьсез тутыккан күз белән,
Кычкыралар йөземә
Тәмсез, ачулы сүз белән.
Очрасам яңлыш берәүгә,
Яисә күрсәм эш белән,
Күренә елан, тырный күңелемне
Агулы теш белән.
Әрни-әрни ләгънәт әйтәм
Тискәре бу дөньяга,
Мин, мәхәббәт нуры, дим, ул
Аерылу шәмен яга.
Мәңге шул көйгә барырмы
Кара таплы бәхет?
Әллә әйләнер микән җил
Һәм исәр татлы вакыт?

С. Рәмиевнең «Кайвакытта уйлыймын мин…» дип исемләнгән шигыре:

Кайвакытта уйлыйм мин
Уйны — тәмлесен генә,
Тәмле уйларым эчендә
Тәмлерәге — «син» генә!
«Син» генә бар хәсрәтемне     
Тараталсаң тарат!
«Син» генә рәхәт кояшын
Караталсаң карат!
«Син» генә — бар күккә патша,
Аш! — диген, күккә ашыйм!
«Син» генә — рух биргән Аллам,
«Син» яшә! һәм «мин» яшим!
Тукайның дүртьюллык строфалары «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) икеюллыкка әйләндерелгән. Газетада басылган икенче юлдагы «рухы үлмеш» гыйбарәсе «Диван»да «бүрке үлмеш» дип, ундүртенче мисрагтагы «син, шаш, дисәң, тагын шашыйм» — җыентыкта «әйт: шаш, диген, тагын шашыйм» дип үзгәртелгән. Тукайның дүртьюллык строфалары «Диван»да (1908) икеюллыкка әйләндерелгән. «Әлислах»тагы:
Юк чыны һич нәрсәнең дә,
Чын юктыр, иптәш, юк хәзер.
Бу да шатлык бит: мөселман,
Ди, Громов-поп хәзер, —
дигән шигырь юллары төшереп калдырылган.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак! — Татар мифларыннан күренгәнчә, Су анасының кайчагында басмага чыгып утырып, ай яктысында үзенең озын чәчләрен алтын тарак, көмеш тарак белән таравы турында әйтелә. Шагыйрьнең әлеге шигъри юллары «Су анасы» әсәрендә урын алган. Димәк, шигырь, нәшер ителгәнче, күпкә алдан язылган булган дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкин.
Өч җирдә шәп диләр: «Йолдыз» вә «Әлислах», «Вакыт». «Йолдыз» — 1906 елның 15 гыйнварыннан 1918 елның 21 июненә кадәр, «Әлислах» 1907 елның 3 октябреннән 1909 елның 22 июленә кадәр Казанда басыла, «Вакыт» исә 1906 елның 6 февраленнән 1918 елның 26 гыйнварына кадәр Оренбургта нәшер ителә. Болар өчесе дә заманы өчен прогрессив карашларны алга сөргән газеталар буларак билгеле.
Бу да шатлык бит: мөселман, ди, Громов-поп хәзер… — 1905 елның гыйнварында Русиядә башланган инкыйлаб тәэсирендә патша хөкүмәте халыкка азмы-күпме гражданлык хокуклары биргән «17 нче октябрь» манифесты игълан итә. Шуның тәэсирендә соңрак дәвер чукындырылган татарлар мөселманлыкка күчә, христиан динен тотучы башка милләтләргә дә борынгы диннәренә кайту процессы бара, сирәк кенә булса да, руслар арасында да ислам динен кабул итү күренешләре күзәтелә. Моның бер мисалы — Уфа губернасы Бирск өязе Березовка авылында дьякон гаиләсендә туган Иван Александрович Громов. Ул 1907 ел башында ислам диненә күчкән.  «Бәянелхак» газетасының 1908 елгы 14 июнь (180 нче) санында аның тәрҗемәи хәле турында мәгълүмат бирелә. Ул башта семинария тәмамлый һәм Минзәлә өязенең Кармалах (газетада шулай язылган. — Төз.) авылына псаломщик итеп җибәрелә, берникадәр вакыттан соң Минзәлә шәһәре соборында дьякон, регент һәм мәктәптә балаларга җыр укыту вазифаларын башкара. Аннан ул, Златоустка күчеп, «Бәянелхак»та язганча, штатный дьякон булып тора. Утыз елдан артык христиан диненә хезмәт иткән дьякон Громов исламга күчү теләген архиерей җитәкчелегенә белдереп гариза яза. Әмма аның үтенече канәгатьләндерелми. Бу вакыйганы «Бәянелхак» түбәндәгечә бәян итә: «Хәзергә эше фигълиятькә чыкдыгы (гамәл кылынганы) юк. Кәндисе Казанда тормакчы буладыр. Ләкин юлында рәсми Манигълар (киртәләр) күптер. Хәзер бу адәм рус матбугатының игътибарыны кәңдисенә көндән-көн җәлеп итмәктәдер. Табигый, аның язуы «чын руслар» рухында булып, әхлак вә әдәпкә мохалиф (каршы) сүзләре хаиз иде (эченә алган, җыйган). Мөгътәбәр «Вакыт» гәзитәсенең мөхәррире Фатих әфәнде Кәримов Казанда мөхәрриремезнең дачасында (сайфиясендә) мәзкүр мөгътәбәр пирнурани илә мосахәбәдә (сөйләшүдә) булынарак, мөшар иләйһинең (югарыдан күрсәтелгән кешенең) рәсемене алып, гәзитәсенә басмак булмыш иде. Шаять, «Вакыт»та, яхуд «Әдәбият» мәҗмугасында күрелсә кирәк. Сабикъ кәшиш (элеккеге рухани) Громов — шимди Яхъя Искәндәрен. Ачык чәһрәле, ак сач вә сакаллы, хуш табигатьле бер карт адәмдер». «Бәянелхак» газетасы бу «изге адымы» өчен попны мактап, аңа ярдәм итәргә чакырып яза. «Йолдыз» газетасы редакциягә Громовка иганәдән җыелган егерме дүрт тәңкә акча керүен хәбәр итә ( 1908 ел, 1 февраль) һ.б. Соңыннан бу попның мөселманлыкка «чыгуы», архиерей җитәкчелегендә миссионерлар белән бергә, христиан руханилары оештырган бер провокация икәнлеге ачыла. Тукай монда шул вакыйгадан көлә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*