-
- Китә рәхәт, «килә башлый» дигәнче;
- Яшен һәм юк була, «яшьни!» дигәнче.
-
- («Шекспирдән («Китә рәхәт…»)». «Әлислах»ның 1908 елгы 27 май (31 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән «Шекспирдән дә бер сүз» исеме куелып басылган. «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) «Вак-төяк» дигән гомуми исем астында «Шекспирдән» дип бирелгән.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).
-
|