ТАТ РУС ENG

Шекспирдән («Китә рәхәт…»)

Китә рәхәт, «килә башлый» дигәнче;
Яшен һәм юк була, «яшьни!» дигәнче.
 
(«Шекспирдән («Китә рәхәт…»)». «Әлислах»ның 1908 елгы 27 май (31 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән «Шекспирдән дә бер сүз» исеме куелып басылган. «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) «Вак-төяк» дигән гомуми исем астында «Шекспирдән» дип бирелгән.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

Комментарий язарга


*