ТАТ РУС ENG

Соңра

(Лермонтовтан үзгәртелгән)


Бер мәхәббәтнең газабын, михнәтен сизгән кеше,
Бер сөеп арган вә җөмлә нәрсәдән бизгән кеше —

Күңеле бозланган кешедер: һич тагын бер кат сөймәс,
Инде ул беркем өчен дә гамь йимәс һәм «аһ!» димәс.

Бетте әүвәлге очынмаклар — авыр ул гер кеби;
Һич эчелмәскә мәхәббәткә йомылган керпеги.

Сүзләре салмак аның — койган кеби кургаш белән!
Күзләре иңде юешләнми аның күз яшь белән.

Һәрвакыт ул инде ялгызлык сөя, золмәт сөя;
Бер пәйгамбәр яки бер дәрвиш кеби — газләт сөя.

Файдасы юк төрле хиссият уты берлән янып,
Күңле калган көл-күмергә әйләнеп, хиссезләнеп.

Мисле шул: урман эчендә бер яшен суккан агач,
Бер хәятының суы коргач, юешлек булмагач, —

Инде ул мәңге тамыр җәймәс, ботакланмас тагын:
Бер янып сүнде — икенче кәррә ярмас яфрагын.

 

Җөмлә — бөтенесе, барысы.
Гамь йимәс — кайгы йотмас, кайгырмас.
Золмәт — караңгылык, караңгы урын.
Газләт — ялгызлык.
Хиссият — тойгылар.
Мисле — охшашы.
Хәят — тереклек.
Кәррә — тапкыр.

(«Соңра». — «Әлислах»ның 1908 елгы 24 ноябрь (52 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Лермонтовтан үзгәртелгән» дип куелган. «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән.
Текст «Диван»нан алынган.
Тукай бу әсәрне, М.Ю.Лермонтовның «Ответ» (1829) исемле шигыреннән иҗади тәрҗемә итеп, татар халкына хас милли бизәкләр белән баетып язган.
М.Ю.Лермонтовның шигыре түбәндәгечә:
Кто муки знал когда-нибудь
И чьи к любви закрылись вежды,
Того от страха и надежды
Вторично не забьется грудь.
Он любит мрак уединенья,
Он больше незнаком с слезой,                                     
Пред ним исчезли упоенья
Мечты бесплодной и пустой.
Он чувств лишен: так пень лесной,
Постигнут молньей, догорает,
Погас — и скрылся жизни сок,
Он мертвых ветвей не питает, —
На нем печать оставил рок.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*