ТАТ РУС ENG

Су анасы

(Бер авыл малае авызыннан)


I


Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;  
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм, дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, — юк янымда  юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан ахыры, — калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;  
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба,—
Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.
 
Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, — ул бит минем алтын тарак!»

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,
Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» — бертуктамый этләр өрә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;
И явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым», — дидем.

Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да, — уйлый эченнән әллә ни…

 

II


Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
«Шык» та «шык!» — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?  
Бир! Бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
Калтырыйм, куркам: «Ходай! — дим, — инде мин кайда барыйм?»

Һич өзексез «шык» та «шык!» Безнең тәрәзәне кага;  
Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,
Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни     
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.


(«Су анасы». «Җуаныч»та басылган. Әсәрнең исеме астына җәя эчендә «Бер авыл малае авызыннан» дип куелган.
Текст шуннан алынган.
Су бабасы, Су иясе, Су анасы турында риваятьләрнең барлыкка килүендә халыкның Табигать-Ананы илаһи зат итеп күрүдән, аның сихри көчләреннән курку, яисә хөрмәтләүдән туган ышанулардан гыйбарәт. Алар кабул ителгән дөньякүләм диннәрдәге инанулардан ерак тора. Шунысы ачык: бу образлар күп кенә халыкларның фольклорында яши, шул исәптән татар халык иҗатында да таралыш тапкан. Тукай тудырган әсәрдә Су анасы образ-сурәте классик дәрәҗәгә күтәрелә. XX гасыр башында, шагыйрь иҗат иткән «Су анасы»на кадәр дә, су анасы образын гәүдәләндергән шигъри әсәрләр бар. Мәсәлән, «Әлислах» газетасының 1908 елгы 3 апрель санында К.Исәнбаеваның «Су анасы» шигыре урнаштырылган. Ул әсәр түбәндәгечә:
Булды гаиб кичке якты тау артына,
Куе-куе чыршылыктан төште золмәт тау астына;
Чылтырый таш аралый суык чишмә,
Ялтырый алмаз кеби ерактан караңгыда.
Чиркандыра җылы тәнне төнге һава,
Куркындыра ярканатлар — очкан булып миңа таба;
Тавышсыз-тынсыз тау арасында
Чыгар төсле җиде башлы дәү аждаһа.
Бәрхетдәй ямь-яшел куе үләндәй,
Борыныма һуш исләр сафлыгындан,
Һәммәсе җүешләнгән, чыланган күзләр кеби
Яңа төшкән алмаздай төнге чыкдан.
Кәһребаи (гәрәбәдәй) ай балкыды тау артындан;
Китмәде хәзер теге золмәт тау башындан,
Көмешдәй ялтырады түгәрәк күл —
Тирәсе чолганган таллык-камышлыкдан.
                            II
Балавыздай ап-ачык тәнле, тулы йөзле,
Зур күзле, урак кашлы, көлтә сачлы;
Шыпырдап чыкты күлдән бер матур хур,
Кап-кара толымнарын болгый-болгый.
Каерды айга карап зур күзләрен,
Күрсәтеп йөз, күкрәк һәм тәннәрен.
 «Күрәмсең, мин матур бик» дигән кеби,
Җылмайтды чиядәй кып-кызыл иреннәрен.           
Алтын тарак ялтырый хур кулында,
Нәфис сачын тарый ул күл буенда.
Әйтә ул: «Дәр күкрәгемә терәп,           
Кем ятар мондый матур куйнында?
Кочар идем ул кешене бар көчемдә,
Үбәр идем нәзек кызыл ирнем илә.
Бирер идем алтын тәхет, алтын сарай
һәм тукылган киемнәр энҗе илә».
Каһәр төшсен! Тау артыннан аучы чыкты,
Шәрә тәнле хури күргәч шып туктады.         
«Этнең күзе юкка төшә» мәкаленчә,
Алтын тарак күр үбән күзе кызды!                 
Ач эт кеби сикерде хур өстенә.
Ләкин менгезмәде хур өстенә,
Чумды тирән күлгә, күз йомганчы,
Бер уч ком сибә-сибә «эт» күзенә.
Бу шигырьдә татар халык авыз иҗатына кергән риваятьне нигез итеп алган. Татар мифларында Су иясе азрак җүләрсымак һәм хатыныннан көнләшүче буларак сурәтләнә. Хатыны, яшь кыз булып су читенә, ай яктысына чыгып, алтын тарак белән озын чәчен тарый башласа, шунда Су иясенең бик нык көнчелеге кузгалып, судагы балыкларны куарга һәм су тегермәннәрен ерырга тотына. Ул, хатынымның йөзен ирләр күрә, дип бик курка, ди, коена торган ирләрдән бик көнләшә, ди. Нәкъ шул сюжет әлеге шигырьдә өлешчә тасвирланган. Моңа охшаш детальләрне соңрак дөнья күргән «Егерменче гасыр кояшы. 5 нче дәфтәр. Мәшһүр рус шагыйрьләренең әсәрләрендән тәрҗемә иделмеш» исемле китапта да күрергә мөмкин. Анда да Су анасы турында ике шигырь урнаштырылып, Су анасының җир кешесенә мәхәббәте сурәтләнә. Тукай шигыре исә, балаларга атап язылып, әхлакый тәрбия ягыннан үзгә әсәр, боларга охшамаган. Гомумән, югары дәрәҗәдә камил эшләнеп, тасвирый сурәтләргә бай әсәр булуы белән әһәмиятле.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*