ТАТ РУС ENG

Тешләре ямьсез матурга


«Әйләнәмдә яшь егетләр әйләнә дә әйләнә;
Мин яратсын дип, үзенчә һәрбере ыспайлана;

Нишлим инде, аптырадым», — дип шикайәт әйләдең;
Мактануга охшатып, бер көн хикайәт әйләдең.

Ул егетләрне качырмак? — бик уңайдыр ул сиңа;
Күрсәтимче мин, алайса, бик асат бер юл сиңа:

Син алар килгәч тәбәссем ит, фәкать бер көл генә, —
Ник аяк бассын шулай иткәч тә берсе бер генә.

Шикайәт әйләдең — зарландың.
Хикайәт әйләдең — хикәяләдек, сөйләдең.
Тәбәссем итү — елмаю.

Тешләре ямьсез матурга». «Әлислах»ның 1908 елгы 13 июль (37 нче) санында «Шүрәле» имзасы белән «Тормыш» шигыреннән соң «Тешләре ямьсез бер кызга» исеме астында басылган. «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) «Тешләре ямьсез матурга» дип бирелгән. Җиденче юлдагы «күрсәтимче» сүзе «»Диван. 5 нче дәфтәр» дә (1908) күрсәтмичә» дип басылган. Әсәр Зәйтүнә Мәүлүдовага багышлап язылган дигән фикер бар. Әхмәт Фәйзи архивында сакланган язмаларда, блокнотларында исә шигырьнең Ф.Агеевнең хатыны Суфия Коләхмәтовага (Г.Коләхмәтовның сеңлесе) атап язылуы хакында мәгълүмат теркәлгән.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


Комментарий язарга


*